tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче татар әлифбасына нигез салучы мәгърифәтче Шакирҗан Таһири тууына 160 ел була
Беренче татар әлифбасына нигез салучы мәгърифәтче Шакирҗан Таһири тууына 160 ел була

Беренче татар әлифбасына нигез салучы мәгърифәтче Шакирҗан Таһири тууына 160 ел була

12 март көнне Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы мәктәбендә Шакирҗан Таһириның 160 еллыгына багышланган конференция узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Олы Ачасыр авылыннан укытучы Рамил Шакиров хәбәр итте.

«Авыл мәктәбендә беренче тапкыр күренекле педагог-мәгърифәтче, рәссам Шакирҗан Таһириның 160 еллыгы уңаеннан муниципаль фәнни-гамәли конференция оештырачакбыз, – ди Рамил Шакиров. – «Әлифба» язучы, татарларда аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы, татарлардан иң беренче дипломлы рәссам Олы Ачасырда туган шәхес.

Чарага Казаннан кунаклар чакырдык, район мәктәбе укучылары фәнни эшләре, иҗади эшләр бәйгесендә катнашачак. Татарстан Милли музееннан да, Татарстан Милли китапханәсеннән, югары уку йортларыннан да вәкилләр килергә теләк белдерде”.

Рамил Шакиров белдергәнчә, конференциядә укучылар өчен 4 секция эшлиячәк:
1. Ш Таһири һәм аның нәсел дәвамчылары (Россия, Татарстан фәнен, сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән)

2. Татар сәнгате үсеше

3. Декоратив-гамәли сәнгатьтә милли традицияләр (кул эшләре)

4. Минем яраткан китабымның тышлыгы.

Белешмә: Шакирҗан Таһири Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында 1858 нче 12 мартында туган. Әтисе – Әхмәтҗан абзый өяз ахуны буларак танылган кеше була. Шакирҗан башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала һәм соңыннан Казанга килеп, «Мәрҗәния» мәдрәсәсендә укый.

Ш. Таһири большевик Х.Ямашевның беренче укытучысы булган.

«Мәрҗәния»не тәмамлагач, Татар Укытучылар мәктәбендә дә белемен арттырган.

1881 нче елның 1 маеннан Таһири үзенең чын укытучылык эшен башлап җибәрә. Аны Казандагы татар малайлары өчен ачылган мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләгәннәр. Бер үк вакытта Таһири Усманов мәдрәсәсендә дә укыткан. Биредә ул 1883 нче елның февраленә кадәр рус теле һәм арифметика фәннәрен алып барган.

Шушы елларда Ш.Таһири Укытучылар мәктәбендә рәсем дәресләрен алып баручы педагог-методист Г.Ю. Филиппус белән шөгыльләнеп, рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнгән. Аның рәсем укытучысы исемен алу өчен тәкъдим ителгән рәсемнәре Петербургның сәнгать академиясендә уңай бәяләнгән.

Шулай итеп, 1883 елның 8 октябрендә татарлардан беренче буларак Таһирига өяз училищеларында рәсем укытучысы булып эшли алу хокукын раслаучы таныклык бирелә.

«Рус телен белү һәм аны үзләштерү- татар халкының мәдәниятле , белемле икәнлеген күрсәтә торган төп чыганак. Мин балаларымны башта бер-ике ел татарча укытам, аннан соң гына рус мәктәбенә бирәм», – дип әйтә торган булган Ш.Таһири. Шул рәвешле, педагогика өлкәсендә бик оригиналь карашлар калдырган.

Рәсем сәнгате теориясе һәм методикасында хакимлек итеп килүче геометрик методны саклау, һәм ислам динендә табигать күренешләрен, үсемлекләрне, хайваннарны, кешеләрне сурәтләү тыелу кебек күренешләр, Таһириның рәсем укытучысы буларак эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә ул рәсем дәресләрендә төрле геометрик фигуралар сызу, класста җиһазларның фасадын ясарга өйрәтү һәм биналарның аерым өлешләрен сызарга өйрәтү белән чикләнергә мәҗбур булган.

Ш.Таһириның эшчәнлеге бер яклап кына бармый. Ул балалар укыту белән бергә җәмгыятькә файдалы эшләр да башкарган.

Ә 1913 нче елда Казанда татар хатын-кызлары өчен гимназия ачу эшен оештырып йөрүче төркемдә катнаша. Аның уку-укыту планын төзү эшендә дә зур өлеш кертә.

1915 елның 16 октябреннән Таһири Казанның 1 – реальное училищесында ислам динен укыту вазифасын тулысынча үз өстенә алган.

Ш.Таһири тарихта тирән эз калдырган 20 хезмәт авторы. «Гарәпчә синтаксис», «Гарәп хәрефләре белән матур язарга өйрәтү», «Башлангыч мәктәптә геометрия», «Арифметикага өйрәтү» дәреслекләре басылмый калган.

Ш.Таһири халыкка аң-белем тарату эшендә зур хезмәт куеп, гомере буе җигелеп эшләп, 1918 нче елның январь аенда вафат була. Ул Яңа Бистәдәге татар зиратына җирләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*