tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәңге яңгыры өчен рәхмәт
Бәрәңге яңгыры өчен рәхмәт

Бәрәңге яңгыры өчен рәхмәт

Киров өлкәсе Вятка Аланы сабантуе көнен, милләтенә карамый, шәһәрдәге бар халык көтте дияргә була.

-Бәрәңгеләр чәчәктә, сабантуй көнне яңгыр булмый калмый иде, быел да өмет итәбез, – диеште кешеләр күккә карый-карый. Хәер, хәзер күккә карыйсы түгел, интернет аша белешмә аласы. Интернет яңгыр диде.

сабантуй 2-Чыннан да, сабантуйның башыннан ук диярлек вак яңгыр сибәли башлады, әмма мәйдан дип җан атып торучыларны бу куркытмады. Кеше узган елгылардан әзрәк булса да, көрәш беткәнче халык таралмады, – диде сабантуй оештыруда башлап йөрүчеләрдән булган “Этномир” милли-мәдәни үзәкнең милләтара эш бүлеге мөдире, шәһәрнең “Ак калфагын” әйдәп баручы Рәйсә ханым Мөхәммәтшина.

Сабантуй читтән карап торучыга бер көн эчендә шау-гөр килеп үтә торган күңелле бәйрәм булса да, оештыру эшләре берничә ай алдан башланып китә. Махсус комиссия төзелә, әзерлек эшләре планлаштырыла. Уздыру көне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына хәбәр ителә. Алар гомум планга кертеп, сабантуйлар Россия буйлап татар күпләп яши  яши торган бар төбәкләрдә һәм чит илләрдә оештырыла, Вятка Аланы мәйданына вәкилләр билгели, артистлардан делегация барлый. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән элемтә эшләре өлкә татарларының региональ мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдиновка йөкләнә.

Быел шәһәрдә сабантуй үтү-үтмәү башта шик астына алына, ник дигәндә, 16 июль көненә Сосновкада өлкә сабантуе билгеләнгән. Икътисади яктан кризис кичергән вакыт, икесе дә зур гына чыгымнар сорый. Ярдәмгә “Молот армз” предприятиесе директоры Равил Рамил улы Нургалеев килә. Чыгымның иң зур өлешен ул үз өстенә ала. Сабантуйлар тарихында моңа кадәр Нургалеев биргән хәтле итеп беркемнең сабантуйга акча биргәне юк иде. Акчалы кеше милләттәшләребез арасында ул гына түгел, ә менә киң күңеллелек һәм кеше хәленә керә Равил әфәндегә тиңнәр юк. Эшләгән яхшылыклары савап булып үзенә һәм нәселенә кайтсын.

сабантуй 3– Быел аерым рәхмәтне “Народная мебель” хуҗасы Рамил әфәнде Хәкимовка әйтәсем килә, – диде Рәйсә ханым. – Бүләкләре өчен бер рәхмәт булса, сөлге җыйганда чакырып барыбызга чәй эчерткән өчен икенче рәхмәт.

Сөлге җыю ул аерым бер тарих. Көн саен колга күтәреп урамнар буйлап өйдән өйгә йөрү җиңел эшләрдән түгел. Бу эшне җиренә җиткереп елдагыча “Кояш” татар җыры халык ансамбле кешеләре башкарды.

-Кырык урам, тыкрык үтелде. Бер көн калмый гармунчыбыз Габделхак Хисмәтуллин, солистларыбыз Вера Низаметдинова, Миннур Арсланова йөрделәр. “Кояш нурлары” балалар ансамбленнән Алсу Гәрәева белән Рушан Кәримов алардан калышмады. Калганнар чиратлашып чыгу көнен җайлады. Һәркемнең үз гаиләсе, мәшәкате, берсе дә акчага эшләми, – диде Рәйсә ханым, чиксез рәхмәт белдереп. Миннән исә бер тәкъдим бар, аны Рәйсә ханыма да җиткердем. “Этномир” милли-мәдәни үзәкнең һәвәскәр артистлардан торган милли коллективлардагы һәр кешене, “Кояш”лылар шул исәпкә керә, шәһәрнең барлык бәйрәмнәрендә актив катнашкан, төбәк данын, төрле дәрәҗәдәге фестиваль-бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, ил буйлап таныткан өчен, Вятка Аланы шәһәренең “Алтын фондына” кертергә.

-Эшмәкәрләрдән Валерий Смолюк, Рөстәм Гыймадетдинов, “Агроснаб” директоры Фәрит ага Галиәхмәтов, Илгиз  Закиров, Ринат Заһидуллин һәм башкалар, һәм башкалар, барсын санап бетереп булмый, ел да ярдәм сорап килгәндә кире какмыйлар, эшләре гел уң барсын, гаилә ныклыгы, иминлек, сәламәтлек телибез, – диде Рәйсә ханым, исемнәрен әйтми калганнар үпкәли калмасын дип. – Быел оештыру эшләренә сыналган гвардия дә чыкты. Беренче сабантуй оештыручылардан булган Дамир әфәнде Усманов бар эшләрдә катнашып йөрде.

Шул ук гвардиядән Рамил Әхтәмҗанов мәйдан уртасында уеннар оештырды, татар көрәше буенча өлкә федерациясе президенты Рәсим Хафизов баш казый иде. Сыналган гвардиядән Вятка Аланы беренче сабантуеннан алып хәзергәчә бар сабантуйларны алып баручы легендар комментатор Артур Зәкиены да әйтеп китәргә кирәк.

“Дуслар” татар яшьләре оешмасыннан Әлфия Фәләхетдинова белән Адилә Әминова да матур милли киемнәрдән мәйдан уртасында булдылар. Алып бару “Әфәрин” эстрада театры артисты Рушан Фәхертдиновка тапшырылды, ул да шәһәрдә үтә торган бер генә татар бәйрәменнән калмый катнаша.

-Аерым рәхмәт үзем эшли торган “Этномир” милли-мәдәни үзәк хезмәткәрләренә һәм аның директоры Наталья Собакинскихка, – диде Рәйсә ханым сүзен йомгаклап. – Мәйдан җирен алдан карап, әзерләп, төннәрен кизү торып, бәйрәмдә көне буе чабулап йөрделәр.

Сабантуй оештыруда катнашкан бар кешегә, әлбәттә, рәхмәт. Вятка Аланы шәһәр администрациясе, җитәкчелек – һәрберсе аерым мактауга лаек. Шул аерым мактау арасында Рәйсә ханым Мөхәммәтшинага Равил Нургалеев тапшырган рәхмәт хатын да әйтми булмый. Хатны Дәүләт Думасы депутаты Олег Валенчук имзалаган.

Хуш, Вятка Аланы сабантуе! Бәрәңге яңгыры өчен рәхмәт!

Шәмсия Хәлимова, Вятка Аланы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*