tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Берәү идек, өчәү булдык!
Берәү идек, өчәү булдык!

Берәү идек, өчәү булдык!

“Кызыл таң” нәшрияты хәзер “Тулпар” — яшьләр һәм “Әллүки” балалар журналларын да үз канаты астында берләштерә.

Тиздән үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләячәк “Кызыл таң” гәзитенең бүген 25 меңенче саны дөнья күрде. Әйтергә кирәк, басмабыз әлеге истәлекле вакыйганы кайсы яклап килсәк тә, күркәм казанышлар белән каршы алды.

Әйтик, 1996 елның 28 маенда 20 меңенче саны дөнья күргән чорда, “Кызыл таң” гәзите аклы-каралы булып чыкса, менә инде унбиш ел чамасы ул төсле басмада нәшер ителә. Бер ел элек “Кызыл таң” нәшрият статусы да алды. Хәзер ул үз канаты астында “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитеннән тыш, яшьләр өчен “Тулпар” һәм балалар өчен “Әллүки” журналларын берләштерә. 2006 елдан бирле татар һәм урыс телләрендә эшләп килүче kiziltan.ru электрон сайтының популярлыгы да халык арасында артканнан-арта бара. Ай саен аны дөньяның төрле почмакларыннан утыз меңгә якын кеше кереп укый.

Шушы вакыт эчендә басмабыз республика, төбәкара һәм илкүләм дәрәҗәдәге бик күп мәртәбәле конкурсларның да җиңүчесе булды. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе — 2013 елда “Кызыл таң” гәзите редакциясе, “Күпмилләтле Русия” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулап, Гран-при бүләгенә — автомобильгә лаек булды. Шушы ук чорда “Кызыл таң” гәзите тарихында тәү тапкыр аның кыскача энциклопедиясе эшләнеп, нәшер ителүен, фотоальбомы дөнья күрүен, аңа багышланган кандидатлык диссертациясе яклануын да мөһим казанышлардан санарга кирәк.

Кыскасы, гәзитебез һәм нәшриятыбыз басмалары заман белән бергә атлый һәм милләт­тәшләребезнең, республика халыкларының рухи-мәдәни ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерүгә мөкатдәс өлеш кертә. Бу җәһәттән алда торган юбилейларны һәм шушы рәвешле истәлекле даталарны тагы да югарырак казанышлар, ачышлар белән каршы алырга язсын дигән теләктә калыйк!

Илдар Фазлетдинов, “Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*