tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергәләп булдырабыз. Миңнеханов башкорт юбилеенда татарча сөйләде
Бергәләп булдырабыз. Миңнеханов башкорт юбилеенда татарча сөйләде

Бергәләп булдырабыз. Миңнеханов башкорт юбилеенда татарча сөйләде

Атна азагы Башкортстан АССРның 100 еллыгы тантанасы белән истә калды. Дөресрәге, чара Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның алдагы 100 еллыкка план-хыяллары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татарча чыгышы белән тарихка керде.

Бәлкем, бу чыгыш әллә ни истә калмаган да булыр иде, әмма аңа, ярым шаярып, без бернәрсә дә аңламадык, дигән кисәтү ясадылар. Миңнеха­нов та, ярым шаярып, ярым җитди, татар телен өйрәнергә кирәк, без – Россиядә икенче мил­ләт, дип җа­вап бирергә кирәк тапты.

Ике республика үзара ярышамы? Мөгаен, бүген бу – иң күп би­ре­лә торган сораудыр. Җи­тәк­че­ләр үзләре үк әлеге сорауга җим калдыра бит. Әйтик, әлеге тантана да Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәй­миев­нең “Без бул­дырабыз!” дигән ши­гареннән ясалган “Без яхшырак булдырабыз!”, “Башкирия, вперед!” кебек ши­гарь­ләр астында үтте. Радий Хәби­ровның чыгышында да ярыш төс­мерләре әле­дән-әле калкып чыкты. Әйтик, ул: “Мин хәтта Континенталь Хоккей Лигасы уйланыр һәм күп еллардан соң Гагарин кубогын башка үт­кәрмәс дип уйлыйм. Чөнки “Салават Юлаев” аны дис­тәләрчә еллар рәттән алып барачак”, – дип куйды. Хәер, Башкортстан башлыгы чыгы­шының икенче өлешенең хыял булуын үзе дә искәртеп куйды.

“Безнең республика заманча медицина үзәгенә әвереләчәк һәм табибларыбыз уникаль операцияләр ясаячак. Израиль, Швейцария һәм Көнбатышның башка пациентлары дә­вала­ныр­га безгә йөриячәк. Безнең мәга­риф системасы көчле мәктәп­ләре, дөньяга танылган университетлары белән аерылып торачак. Гарвард, Йель университетлары профессорлары хәзер инде без­дә вакансияләр күзләя­чәк, ә иң мөһиме, күп еллардан соң безнең республикада халык өчен барлык шартлар булдырылган, уңайлы булачак.  Халык, мин – башкорт, дип горурланырлык булсын һәм бездән читкә китмәсен. Киресенчә, бу кадәр халык ташкынын ничек урнаштырып бетерик дип, безнең башлар авыртсын”, – диде ул. Боларның хыял булуын, әмма хыялның максатка ире­шүдә беренче адым икәнен дә искәртергә онытмады.

Радий Хәбировтан соң рес­публиканы котларга Рөс­тәм Миңнеханов сүз алды. Ул саф татарча Татарстаннан кай­нар сәламнәр җит­кер­де һәм Башкортстанда тор­мыш­ның кайнап торуын, ике ха­лыкның үзара дус, бердәм булуын теләде. Без­гә бергә эш­ләргә, бергә яшәргә насыйп булсын, диде һәм чын йөрәк­тән дип, танылган мәгъ­ри­фәт­че, галим Мифтахетдин Акмулла картинасын бүләк итте. Мәгъ­лүм булганча, Акмулла – ике халыкка да газиз галим. Чыганакларда аның әтисе – башкорт, әни­се – Казан як­ларыннан дигән сүз­ләр бар.

Татарча чыгыш Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка аңлашылмаган икән. “Без бернәрсә дә аңламадык, әмма тулысынча килешәбез”, – диде ул. Бу сүзләр җавапсыз калмады. Татарстан Президенты: “Азрак татарча өйрә­нергә кирәк, без – Россиядә икенче милләт”, – диде. Бречаловка “Рөстәм Нургалиевичтан өйрәнәм” дип әйтү­дән башка чара калмады.

Ярыш дигәннән, масса­күләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов, без бер­кайчан да көндәшләр булмаячакбыз, дип белдерде:

– Башкортстан һәм Татарстан – илебезнең иң көч­ле төбәкләре. Алар сәнәгать потенциалы буенча иң яхшы унлыкка керә. Без беркайчан да бер-беребезгә көндәш булмадык һәм булмаячакбыз да. Башкортстан – безгә иң якын республика. Тауар алмашу дәрәҗәсен генә алыйк: без бер-беребезгә бәйле һәм бер-беребезне бик күп юнәлешләрдә, шул исәптән нефтехимиядә тулыландырабыз.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төбәк җитәкчеләре эшен бәяләүдә төп билге – халык тормышының сыйфаты. Ә бу турыдан-туры икътисадка бәйле. “Без Европа дәрәҗәсендәге яшәешкә омтылабыз. Шуңа күрә Татарстанга да, Башкортстанга да икътисади мөмкин­лекләр­не арттыру буенча эш башларга кирәк. Бу үз эченә бер­ничә стратегик мәсьәләне ала. Болар нефтехимия, машина төзелеше һәм кече, урта бизнесны үстерү. Әлеге юнәлешләр буенча ике республикада да эш алып барыла”, – диде ул.

“Без булдырабыз”мы? Әллә “Без яхшырак булды­рабыз”мы? Татарстан Президенты бергә булдырырга киңәш итә.

Гөлинә Гыймадова,
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*