tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бертуган Әгъләмовларның туган якларына олы бүләге
Бертуган Әгъләмовларның туган якларына олы бүләге

Бертуган Әгъләмовларның туган якларына олы бүләге

Җомга көн игелекле эшләргә,күркәм гамәлләргә аеруча бай була. Бүген безгә дә Чирмешән районының Амур ягында, икенче мәхәлләдә 250 кешегә исәпләнгән яңа мәчет ачу тантанасында катнашу насыйп булды. Дин йортын Әмирдә туып – үскән, бүген Сургутта яшәүче эшмәкәрләр бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар төзеткән.Тантанага алар үзләре дә кайткан иделәр. Мәчет аларның әниләренең исемен – Мөшбикә апа исемен йөртәчәк.

Заманча технологияләргә нигезләнеп, барлык ислам кануннарын саклап төзелгән ике манаралы яңа мәчеттә намаз укый торган берничә зал,хатын – кызлар өчен аерым урын каралган.Намаз залларында затлы люстралар,келәмнәр. Аллаһ йорты милли орнаментлар, аерым сурәләр белән бизәлгән. Аскы катында тәһарәт бүлмәсе, ашханә һәм балалар укыту өчен класслар булдыру да киләчәктә Мөшбикә мәчетенең ислам динен халыккка таратуын күздә тотып эшләнгән.Бертуган Әгъләмовлар Сургутта төзелгән мәчеткә дә үз өлешләрен керткәннәр, хәзер дә материаль ярдәм күрсәтеп торалар.Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның аларга атап язылган Рәхмәт хаты да укылды.

Зур чарада татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр. Татарстан республикасының баш казые Фазлыев Җәлил Васыйл улы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да үз чыгышларында халкыбызга дин йортын торгызганнары өчен бертуган Әгъләмовларга рәхмәт сүзләрен җиткереп,милләтебезнең киләчәге өчен ислам диненең хак дин булуын да әйтеп киттеләр.

Үз чиратымда туган нигеземдә әнием Әминә Имам кызына атап мәчет салдырган кеше буларак,Миндар һәм Фазыйл әфәнделәрнең бу мәртәбәле эшләрен югары бәяләп,мин дә рәхмәт сүзләрен ирештердем.Манаралары аяз күккә ашкан мәчет кебек тырыш эшмәкәр егетләрнең дә күңелләре якты.

Район өчен,милләтебез өчен бик күркәм,игелекле гамәлләр башкаралар бертуган Әгьләмовлар, – диләр якташлары. Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт тә мәчет төзеткән егетләрнең башкаларга да үрнәк булуын билгеләп үтте.

Әлеге зур тантана нәфис сүз остасы Илдар Кыямов һәм татар халкының моңлы баласы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышлары белән тагын да истәлеклерәк булды. Мәчет ачу мәҗлесенә халыкның күпләп килүе чирмешәнлеләрнең динле, иманлы булуын да күрсәтә.

Фәрид Фәиз улы Мифтахов,
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*