tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйгегә нәтиҗә ясалды
Бәйгегә нәтиҗә ясалды

Бәйгегә нәтиҗә ясалды

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм агентлыгы белән «Яңа гасыр» ТРК»  ААҖ оештырган республика күләм татар  телендә иң яхшы кыскаметражлы телевизион фильмнар сценариен сайлап алу бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Конкурс быел дүртенче тапкыр уздырылды. Аңа 12 автордан 23 иҗади хезмәт кабул ителгән һәм аларга җюри әгһзалары Индус Сирматов, Рөстәм Нәбиуллин, Нурания Җамалиева бәя биргән. Беренче урын беркемгә дә бирелмәгән. Бәйгедә II икенче урын (бүләккә — 45 мең сум) “Абый” әсәре өчен танылган драматург Илгиз Зәйниевкә һәм “Зәңгәр күлмәк” сценариесе өчен Айгөл Муллагалиевага бирелгән. Өченче урында 3 кеше билгеләнгән: Рөстәм Галиуллин (“Очрашырбыз күкләрдә” — 25 мең сум), Мансур Гыйләҗев ( “Кукуруз басуы”), Лира Ибраһимова (“Зимагур”). Бәйгенең махсус призларына Чирмешән егете Фәйзелхак Вильдановның  (“Риза” — 10 мең сум) һәм Чаллы кызы Сәмига Бәдретдинованың (“Гайре табигый хәл”)  сценарийлары лаек дип табылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*