tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәкә келәмнәре дан тарата
Бәйрәкә келәмнәре дан тарата

Бәйрәкә келәмнәре дан тарата

Узган җомга иртәсендә Ютазы районы Бәйрәкә мәдәният йортына җыелган район хатын-кызлар советы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, башка кунакларның бөтен дикъкатен зал уртасында төрле төсле җеп йомгаклары арасында утыручы туку станогы һәм аның артында палас сугучы матур яулыклы әби җәлеп итте. Чараны ачкан Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова бүгенге мастер-классның милли һөнәрчелек үрнәкләренә багышлау фикеренең туу тарихын сөйләп узды. Әле күптән түгел генә мәктәп укытучысы булып эшләгән бу кешегә җирле музей белән дә җитәкчеләк итү вазифасы йөкләнә. Анда таркау хәлдәге туку станогы була. Шул чакта Дәүләтханованың күңеленә палас сугу традициясен кире кайтару теләге кереп оялый. Кирәк бит, нәкъ менә шул чорда хөкүмәт халык кәсебелеген кире тергезү программасы өстендә эшли башлый. Укытучы-оештыручы авылда палас сугу осталыгы белән дан тотучы Зөләйха апа Газизова бусагасын атлап керә. Алар бергәләп әлеге тарихи станокны җыялар, сафка бастыралар, балалар белән түгәрәк оештыралар.

– Карап торышка гына бик җиңел кебек тоела икән, тотып эшли башлагач, көч тә, сабырлык та, зәвык та таләп ителүе ачыкланды, – дип сөйли Дәүләтханова.

Менә шушы станок сафка куелгач кына да Зөләйха Хәйрулла кызы сокланырлык, зыялы шәхесләргә бүләк итәрдәй затлы дәрәҗәдәге дүрт палас суккан. Ә гомере буе тукыган кул эшләрен аның санап бетерерлек түгел. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән паласка гына да 60 елдан артык булып чыкты.

– Мин бу эш белән беренче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлаган идем. Күп бала белән ялгызы торып калган әниемә ярдәм булсын дип тотынган шөгылемне бүген дә яратып башкарам, – дип сүз алды оста.

Сәламәтлекне шактый какшата – аяк-кулларны сызлата торган туку станогын тормыш иптәше тураклап утка яккач та, Зөләйха апаның күңенендә әлеге эшкә мәхәббәте сүрелми. Мастер-класс барышында ул кунакларга станокның эшләү тәртибен, палас сугу, әйтик, “җеп озату” серләрен бик теләп аңлатты. Борынгы орнамент үрнәкләре белән бизәлгән келәмнәре аша әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне бүгенге буын кешеләре тормышына кайтарырга тырышучы Зөләйха апа Газизовага, аның уң кулы булган Тәнзилә ханым Мәрданшинага район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

Балалар иҗаты үзәге директоры Ралит Хәйдәров чарада катнашучыларны районда яшәп иҗат итүче башка осталар белән дә таныштырды. Рәссамнәр Анатолий Лазарчук, Камил Ибраһимов төшергән сурәтләр, Ирина Абрамова теккән сувенир курчаклар, сәйлән белән чигелгән картиналар күз явын алырлык иде. Кол Шәриф мәчете сурәтен төшерер өчен генә дә Иринага 70 мең данә сәйләннән файдаланырга туры килгән. Рифкать Галиәхмәтов турында сөйләгәндә, Хәйдәров, хисләрен яшереп кала алмады, аны “агач җене” кагылган кеше дип атады. Ә инде Зөләйха әби суккан паласларны ул чын шедевр дип бәяләде.

Семинарны Бәйрәкә авылының “Моңлы саз” ансамбле дәвам итте. Анда йөрүче ветераннар башкарган җыр-моңнары аша чал тарихлы туган авылларына, оста куллы тырыш якташларына мәдхия җырладылар.

Түгәрәк өстәл артына җыелган район хатын-кызлар советы вәкилләре дә нәкъ менә Бәйрәкә авылы үрнәгендә халкыбызның онытыла барган йолалары, күркәм гадәтләре, матур кул эшләре үрнәкләрен кире кайтару турында фикер алыштылар.

“Хезмәт кенә адәм баласын гөнаһтан, ялкаулыктан, эш пошудан саклый һәм коткара. Бары тик кулында шөгыле булган кеше генә үз-үзе белән килешеп яши, күңелен һәм гамәлләрен әшәкелектән тыя ала. Ә моңа ирешүдә безгә ярдәмгә Ислам дине килә. Ислам ул тынычлык дигәнне аңлата. Күңелендә тынычлык булган кеше генә үз шөгыленнән, үз тормышыннан ямь таба” – Бәйрәкә авылы имамы Фәрит хәзрәт Ямаев чыгышы тирән эчтәлекле әлеге чараның шигаре булып яңгырады.

Ильмира ГАЛИЕВА
автор фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*