tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәмнәр берләштерә
Бәйрәмнәр берләштерә

Бәйрәмнәр берләштерә

Заманалар үзгәрде. Кешеләр үзгәрде. Күп гаиләләрдә, кичен бергә җыелгач, кемдер төймәдән төймәгә басып телевизор каршында утыра, кемдер телефоннан аерыла алмый, кемдер компьютер артында, кемдер планшетта…

Иртә белән һәркем үз юлында. Һәм һәр көн шул ук хәл.

Бу кимчелекле күренешнең яшәү нормасына әйләнүен чикләү, авылларда бергә үткәрелә торган бәйрәмнәр зур роль уйный, минемчә.

Менә соңгы елларда традициягә әйләнгән Әниләр көнен быел мәдәният йортында зур бәйрәм итеп уздыру, авылыбыз халкын үзенә җыйды. Зал шыгырым тулды.

Бу чарада нәкъ менә бүгенге көндә актуаль булган тема күтәрелгән иде. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәреннән өзек күрсәтелде.

Бу чыгыш күңелле дә, тәрбияви дә, эчтәлекле дә булуы белән тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ана булуның зур бәхет икәнлеге, тулы бәхетнең гаиләдә булуы, аналарның кадерен белергә, аңа карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде. Шулай ук ананың да үз баласы алдында киләчәге өчен, бәхетле язмышы өчен җаваплы икәнлекләре искәртелде. Катнашучыларның чын артистларча рольләрне башкарулары күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Туң йөрәкләрне дә эретерлек сүзләр әйтелде. Аннан соң бәйрәм җыр- бию һәм нәфис сүз белән дәвам итте. Соңыннан Бөтендөнья хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм бу чараны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

Тормышка битараф булмаган актив авылдашларыбыз Нотфуллина Рәмзия, Җәббарова Әлфия, Бәхтиярова Гөлнур, Низамиева Рәзинә, Борһанова Рәйсә, Нигматуллина Алисә, Ибатуллина Ләйсән, Борһанова Рәшидә, Борһанов Илдус, Гыйляҗев Илнур, Нотфуллин Фирдүс, Саттарова Илзидә, Нәбиуллина Гөлзидә кебек яшьләр булганда авылыбыз яши әле .

Илмира Тимершина укытучы-пенсионер, хезмәт ветераны,
Акъегет авылы, Татарстанның Яшел Үзән районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*