Баш бит / Без – бербөтен милләт
Без – бербөтен милләт

Без – бербөтен милләт

1997 елның 10 февралендә Икенче Бөтендөнья татар конгрессын уздыру хакында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның Указы чыга. Әлеге документ нигезендә 1997 елның 28-29 август көннәрендә Казанга кабат бөтен дөньядан татарлар җыела.

Икенче Бөтендөнья  татар конгрессы делегатларына һәм кунакларына бу көннәрдә шактый мәдәни чараларда катнашырга насыйп була: Дәүләт Эрмитажы коллекциясеннән  “Кубрат хан” хәзинәсе күргәзмәсен ачу тантанасы; “Казан утлары” журналының 75 еллыгы; Казан тимер юлы вокзалының 100 еллыгын бәйрәм итү; татар мәгърифәтчесе Мөхәммәдъярның 500 еллыгына багышланган кичә; “Хөррият” бәйрәме; “Татар дөньясы” күргәзмәсе белән танышу; Г.Камал исемендәге ТДАТда “Гөргөри кияүләре” спектаклен карау; Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты; Татарстан Республикасы Президенты призына автомобиль кроссы; Ат чабышлары; Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүнең җиде еллыгына багышланган бәйрәм чаралары; “Туган көнең белән, Татарстан” мәдәният-спорт бәйрәме һәм Шәһри Болгарга сәяхәт.

Конгресс эше өч пленар утырыштан һәм өч мөстәкыйль “түгәрәк өстәл”дән тора. Пленар утырышның беренче һәм өченче утырышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислек итсә, икенче утырышта — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров рәислек итә.

Икенче Бөтендөнья татар конгрессы эшендә якын һәм ерак чит илләрдән (Австралия, Германия, Канада, Румыния, Америка Кушма Штатлары, Төркия, Финляндия, Чехия, Япония, Әзәрбайҗан, Белоруссия, Казахстан, Украина, Үзбәкстан, Балтыйк буе илләреннән, Россия Федерациясенең 60га якын төбәгеннән 459 вәкил катнаша. Конгресска делегат итеп татар халкының иң лаеклы,  вәкилләре, галимнәре, дәүләт кешеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, дин әһелләре һәм башка күренекле милләттәшләр сайлана.

Конгресс эшендә шулай ук мәртәбәле һәм олы кунаклар катнаша: Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов; Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Рамазан Хаҗиморат улы Абдулатыйпов; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты рәисе Владимир Юрьевич Зорин; Россия Федерациясенең Милләтләр һәм Федераль мөнәсәбәтләр  эше буенча  министрының беренче урынбасары Александр Михайлович Поздняков; Россия Федерациясенең мөлкәти  идарә итү буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Фәрит Рәфыйк улы Газизуллин; “Тюрксой”ның генераль директоры Полат Был-Был оглы; Дәүләт Эрмитажы директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Михаил Борисович Пиотровский; Әстерхан өлкәсе губернаторы Анатолий Петрович Гужвин; Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева; Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми; татар әдәбиятының аксакаллары Гомәр ага Бәширов, Әмирхан ага Еники.

Милләтебезнең бу олы җыенын 100дән артык журналист яктырта. Моннан тыш Мәскәү, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Татарстан кинематографистлары берюлы берничә документаль фильм төшерә.

Ә инде конгрессның иң төп пленар утырышына килгәндә, 70 кешелек иң кадерле кунаклардан торган Президиум сайлана.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карала: Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Индус Ризак улы Таһиров доклады; Бөтендөнья татар Конгрессы Уставы проекты турында; Мандат комиссиясе доклады; Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының яңа составын сайлау турында; Бөтендөнья татар Конгрессының Контроль-ревизия комиссиясен сайлау турында.

Икенче Бөтендөнья татар Конгрессын котлап Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгыш ясый.

“Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе буларак, ХХ гасырның иң  әһәмиятле вакыйгаларының  үзәгендә тордылар. Без олы, катлаулы үсеш юлы  уздык, бик күп кыенлыклар кичердек. Ә шулай да югалмадык, этнос буларак мөстәкыйльлегебезне сакладык, исән-имин калдык. Без XXI гасырга  кешелек үсешенә зур өлеш керткән  халык буларак  аяк басабыз һәм киләчәккә  ышаныч белән карыйбыз, — дигән бәяләмә бирә Президент үз чыгышында. — Татар кем ул? Нинди ул? Нинди сыйфатларга ия? Буз шул турында гомумән киң җәмәгатьчелек  катнашында бәхәсләр  үткәрергә тиешбез, ул кирәк. Безгә үзара аңлашып яшәү бик кирәк, татарны мишәргә, себер татарына һәм Казан татарына һәм типтәргә, рус татарларына бүлү һич кенә дә дөрес түгел. Без – бербөтен милләт”.

Делегатлар һәм кунаклар алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Индус Ризак улы Таһиров биш еллык башкарган эшкә хисап тотта.

“5 ел элек сайлап үтелгән Башкарма комитет ул Берен­че Конгресста билгеләнгән бурычларны үтәүгә үзенең бөтен көчен биреп эшләде.

Әлбәттә әгәр дә без шушы эшчәнлегебезгэ киң җәмәгатьче­леккә, рәсми структураларга, һәм үзебезнең бик күп ведомствола­рыбызга таянып эшләмәсәк, бәлки кайбер үзебез инде уңыш дин санаган нәтиҗәләргә ирешмәгән дә булыр идек, — дип аңлатма биреп китте үзенең чыгышында Индус Таһиров. — Без менә шушы форумга милләтебезнең киләчәген, аның бөеклеген, аның бердәмлеген булдыру өчен җыелдык. Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты үзенең эшендә фәнни оешмалар, шул исәптән, Татарстан Фәннәр академиясе һәм аның Татар энциклопедиясе институты белән бергәләп эшләде һәм 50 регионның паспортын булдырды. Ни өчен? Чөнки шушы эшләре­бездә милләтебезнең фигылен, аның шөгылен, аның холкын, регио­наль үзенчәлекләрен тоеп эш итмибезбез икән — без беркайчан да уңышка ирешмәячәкбез. Эш шунда ки, безнең халкыбыз күп төсмер­ле, ул төрле-төрле регионнарга чәчелгән. Чыннан да, татар милләте сибелгән, чәчелгән. Эмма моның сәбәпләрен һәм кайбер тарихи миз­гелләрен күзаллап китмәсәк, бу шулай ук дөрес булмас иде. Татар үзенең холкы белән җиңел сөякле халык, ул я мәгърифәтче, я сәүдәгәр рәвешендә, я башкаларга ярдәм йөзеннән башка җирләрне барып, күреп, дөньяның киңлеген тоеп, сизеп яшәгән халык. Бу — аның милли үзенчәлеге һәм, әйтер идем, ул аңа дәрт һәм белем өсти”.

Конгрессның мәртәбәле кунаклары Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Рамазан Хаҗиморат улы Абдулатыйпов, Башкортстан Рсепубликасы Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Анатолий Петрович Гужвин, “Тюрксой”ның генераль директоры Полат Был-был оглы да катнашучылар алдында сүз тоталар.

Рамазан Хаҗиморат улы Абдулатыйпов үз чиратында Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин һәм Россия Федерациясе Хөкүммәте Рәисе Виктор Степанович Черномырдин исеменнән котлап, алар мөрәҗәгатен делегатларга җиткерә.

Конгресс барышында Латвия җөмһүриятеннән сайланган Илдус Сабитов Татарстан Республикасы җирлегендә гамәлдә булган иҗтимагый берләшмәләрне төзү тәртибен һәм аларның эшләү кагыйдәләрен тәфсилләп аңлаткан һәм җайга салган кануннарга таянып, шушы съездны бөтендөнья татар Конгрессын оештыру форумы буларак танырга; Конгрессның статусын билгеләргә, аның уставын кабул итәргә һәм шушы устав нигезендә Конгрессның җитәкче органнарын формалаштырырга тәкъдим итте. Илдус әфәнде кыскача Устав проекты белән таныштырып киттә.

Пленар утырышның йомгаклау өлешендә 44 вәкилдән торган Икенче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты составы сайлана; Бөтендөнья татар конгрессының икенче съездының резолюциясе; “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Уставы; Икенче Бөтендөнья татар конгрессында катнашучыларның Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Дөнья дәүләтләре башлыкларына, Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинга, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевка һәм Татар халкына мөрәҗәгатьләре кабул ителә.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк, Икенче съездта татарлар язмышы өчен мөһим булган, аеруча телне, динне, гореф-гадәтләрне саклап калу, латинга күчү, татарларны бүлгәләмичә милләтебезне берләштерү кебек мәсьәләләр күтәрелә. Шул ук вакытта залда утыручы делегатлар арасында татар яшьләренең юк диярлек дәрәҗәдә булуы да күз уңаеннан төшеп калмый. Мандат комиссиясенең хисабы буенча делегатларның 2 проценты гына яшьләр була. Бу халәтне истә тотып,  яшь буын вәкилләре киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яшьләр комиссиясе булдырып Бөтендөнья татар яшьләре Конгрессын үткәрүне тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев да яшьләр мәсьәләсе хакында үзенең фикерен җиткереп, яшьләр белән эшләүнең нинди дә булса формасын табарга кирәклеген искәртеп үтте. “Киләчәктә яшьләрнең Конгрессын үткәрү  турында безгә ныклап  уйлашырга кирәк. Алла теләсә, без бу идеяны тормышка ашырырбыз, шуңа күрә без аны кабул итеп алыйк”, — ди ул.

Икенче Бөтендөнья татар Конгрессы  программасы  кысаларында “Хәзерге дөньяда татарлар” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза.

Конференция эшендә 800 дән артык кеше катнаша. Алар арасында Конгрессның 350 делегаты, 185 кунак һәм конференциягә чакырылган 280 галим, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре һәм башкалар. Конференциянең пленар утырышында 5 секция һәм түгәрәк өстәлләр эшли.

Икенче Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты составы

  1. Таһиров Индус Ризак улы, Татарстан Республикасы халык депутаты, академик, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе;
  2. Әхмәтҗанов Ислам Галиәхмәт улы, Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры;
  3. Абдуллин Ренат Мидхәт улы, Мәскәү шәһәре, «Папирус» АҖ президенты;
  4. Аблязов Камил Алим улы, «Нарат» акционерлык җәмгыяте рәисе, Сарытау өлкәсе;
  5. Әбдрәшитов Йосыф Якуп улы, Томск шәһәре;
  6. Акчурин Рәсим Сөләйман улы, Мәскәү шәһәре көнчыгыш округының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, генерал- полковник;
  7. Алмаев Әнвәр Ибраһим улы, хакимият хезмәткәре, Әстерхан өлкәсе;
  8. Алтынбаев Рәфкать Зәки улы, Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы;
  9. Әмиров Рәиф Кадим улы, БТИҮ рәисе урынбасары, про­фессор, Уфа шәһәре;
  10. Богдалов Үмәр Хәмзә улы, «Татар-информ» агентлыгы генераль директоры;
  11. Бикбов Равил Зөфәр улы, Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле;
  12. Вәлиев Римзил Салих улы, «Татарстан авазы» радиостудия­сенең баш мөхәррире;
  13. Вәлиев Рәмзи Кәлим улы, профессор, КДУның тарих факультеты деканы;
  14. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Татарстан милли китапханәсе директоры;
  15. Гаратуев Мәсгут Вахит улы, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе;
  16. Галиәхмәтов Әгтас Нургата улы, Түбәя Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы;
  17. Галиуллин Тәлгать Нәби улы, профессор, КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчы­гыш телләре факультеты деканы;
  18. Гобәйдуллин Мөнир Ибраһим улы, Чиләбе өлкәсенең Татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты;
  19. Дахер Окан, Хельсинки шәһәренең «Исламия» татар җәмгыяте җитәкчесе;
  20. Исхаков Камил Шамил улы, Казан шәһәре хакимияте башлыгы;
  21. Искәндәров Марс Җамал улы, вице-адмирал, хәрби фәннәр докторы, Санкт-Петербург шәһәренең Татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе;
  22. Курчаков Азат Гайнулла улы, Институт ректоры, профессор, Ульяновск өлкәсе;
  23. Күндуз Атилла, Стамбул шәһәре, татар җәмгыяте рәисе;
  24. Кәримов Морат Габделхәй улы, профессор, Татар ширкәте рәисе, Казахстан;
  25. Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы, Татарстан Республикасы язучы­лар берлеге рәисе;
  26. Мөслимов Ильяс Булат улы, кәсәбәче, Волгоград өлкәсе;
  27. Мостафин Равил Мухарьям улы, Махачкала шәһәре Татар мәдәни үзәге рәисе;
  28. Мусин Флүн Мослах улы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият секторы мөдире;
  29. Ниязова Гөлсинә Мәүлит кызы, Төмән өлкәсе, телевидение хезмәткәре;
  30. Орлов Алимҗан Мостафа улы, «Туган як« җәмгыяте рәисе, Түбән Новгород өлкәсе;
  31. Сафиуллин Фәндәс Шакир улы, Татарстан Республикасы халык депугаты;
  32. Сибагатов Радик Гали улы, БДУның татар филология кафед­расы мөдире, Башкортостан;
  33. Таишев Марсель Мазгар улы, Татарстан Республикасы мәдәният министры;
  34. Тенишев Әдһәм Рәхим улы, академик, Мәскәү шәһәре;
  35. Туфитуллова Роза Рәхмәтулла кызы, Сөембикә« журналы баш редакторы;
  36. Уразаев Фәрит Язкәр улы, Казак шәһәренең 15-нче балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры;
  37. Фәтхуллин Вәгыйз Шәйхулла улы, профессор, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе деканы;
  38. Хәкимов Рафаэль Сибгат улы, Татарстан Фәннәр академиясе­нең Тарих институты директоры;
  39. Хәмитов Эдуард Шәхулла улы, Институт ректоры, Башкортостан;
  40. Хәсәнов Мансур Хәсән улы, Татарстан Фәннәр академиясе президенты;
  41. Хөснетдинов Наил Кадыйр улы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе;
  42. Шәмсетдинова Әминә Сәүбән кызы, Самара шәһәре «Ак калфак» җәмгыяте рәисе;
  1. Яһудин Равил Хәйрулла улы, «Туган тел» җәмгыяте әгъзасы, Самара шәһәре;
  1. Ягъфәров Рәшит Фәйзрахман улы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде
«Халкым минем» газетасыннан, 2016 ел, ноябрь

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*