tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БЕЗ БЕРГӘ! Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мөрәҗәгате
БЕЗ БЕРГӘ! Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мөрәҗәгате

БЕЗ БЕРГӘ! Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына
булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мөрәҗәгате

Сан ягыннан илдәге икенче урынны алып торган халык буларак, татарлар бөек Ватаныбыз – Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында һәрчак лаеклы урын тота килде. Без халкыбызның дөньяга бөек галимнәр, язучылар, артистлар, спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бирүе белән хаклы төстә горурланабыз.

Татарстан – Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге һәм инвестиция кертүчеләрдә  кызыксыну уята торган, илнең барлык төбәкләре һәм чит илдәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырган субъектларының берсе. Казан барлык татарларның рухи һәм мәдәни мәркәзенә әверелде. Республика читтә яшәүче ватандашлар белән тыгыз элемтәләр урнаштырды – бу юнәлештәге эш Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсе  нигезендә башкарыла.

Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә ил тормышында татар факторы төбәкләрнең үсешенә һәм граждан җәмгыятендәге уңай күренешләргә бәрәкәтле этәргеч ясый.  Татарлар ил халыклары арасында тынычлыкны саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертәләр.

Татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни мохтариятләр туган телебезне, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын баету буенча игелекле гамәлләр кыла. Бу эшчәнлек Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы  тарафыннан Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда боларның әһәмияте аеруча арта.

Күп кенә йолаларыбызның педагогик, дини һәм гаилә традицияләренә нигезләнгәнлеген, тамырлары тирән булуын истә тоту фарыз. Күпгасырлык бу тәҗрибәне тулысынча файдалану – безнең бурычыбыз. Яшьләребезгә ышаныч белән карыйбыз, алар милли гореф-гадәтләребезне заманга яраклы рәвештә кабул итә – киләчәгебез шуңа өметле.

Халык санын алу – илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта  дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программ чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндибез.

Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа. Шуңа күрә һәрберебез өчен электрон рәвештәге халык санын алуда катнашу гаять мөһим.

Кайсы төбәктә яшәвебезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без – бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*