tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без бит Әтнә яклары”
«Без бит Әтнә яклары”

«Без бит Әтнә яклары”

Әнә шундый исемдәге иҗади-фестиаль проекында быел район мәктәпләренең театр коллективлары спектакльләр уйнадылар.

аааааааааааааБәйгенең беренче турында барлыгы 12 коллективның чыгышылары да видеоязма аша каралып, жюри тарафыннан бәяләнде. Һәм шуларның алтысы финалга узды. Болар: Олы Әтнә, Бәрәскә, Комыргуҗа, Иске Өҗем, Күәм һәм Күңгәр мәктәпләре. Кызганычка каршы, Күңгәр мәктәбе финалга килә алмады. Ә менә биш коллективның чыгышын рәхәтләнеп карадык. Әзерләнеп тә караганнар.Декорациясен дә эшләгәннәр, артистларга киемнәрен дә тапканнар. Бер генә коллектив чыгышыннан да гаеп эзлисе килми. Укудан тыш, дөресрәге язгы каникуллар вакытында, шуның кадәр әзерлек белән спектакльдә уйный алгач, молодец дими, тагын ни дияргә. Олы Әтнә урта мәктәбе коллективы чыгышын караганда әкияткә шулкадәр бирелеп кереп кителгән, спектакльнең ахырын күрәсе килеп калды. Комыргуҗа мәктәбенең декорациясе дә күп, спектакль уйнауда катнашкан балаларны да санап бетерә торган түгел. Бәрәскәләрнең су буен тасвирлаган оригиналь декорациясе жюрины да шаккаттырды. Спектакльләрдә тормышыбызда күзәтелгән тәртипсезлекләр дә, ялкаулык кебек сыйфатлар әкият геройлар аша чагылыш тапты. Укудан тыш эшләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Райлә апа Фәхретдинова да бу хакта: Спетакльләрне куяр өчен никадәр көч түгелгәнен аңлавы кыен түгел. нннннннннннннннМолодцы, Заманына туры китереп чабатасына кадәр кидертеп чыгарганнар. гггггггггггггггггОештыручыларга, укучыларга бик зур рәхмәт, – диде.Шунысын да әйтергә кирәк, коллективларның чыгышларын бәяләргә Әтнә дәүләт драма театры артистлар Сиринә Хисмәтуллина, Рәмис Галиев килгәннәр иде. Укучыларга алар белән якыннанрак танышу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды бу. Соңыннан, озак кына фикер алышканнан соң, беренче урын Бәрәскә мәктәбенә бирелде. Икенче урынга Олы Әтнә мәктәбе лаек булды. Укучыларның әзерлекләрен, тырышлыкларын исәпкә алып, Комыргуҗа, Иске Өҗем, Күәм мәктәпләренә дә өченче урын бирелде. Моннан тыш, “Иң яхшы ансамбль” номинациясенә Комыргуҗа мәктәбе лаек булды. “Иң яхшы актерлар дуэты” Олы Әтнәдән Динә Сәгитова белән Энҗе Сәләхетдинова. “Жюри мәхәббәтенә” Иске Өҗем мәктәбеннән Зәлия Вәлиева ия булды. “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” номинациясе Апуш ролен башкрган Бәрәскә мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айзат Хәйруллинга бирелде.

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*