tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без – булдырабыз!
Без – булдырабыз!

Без – булдырабыз!

Сарытау шәhәренең  Милли татар гимназиясендә татар теле hәм әдәбияты көннәре башланды. Әле менә 3 нче февральдә генә “Без булдырабыз” дигән зур итеп спорт бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмне 10 сыйныф укучылары Кирасирова Әминә белән Байгузина Диана татар әдипләребезнең шигъри юллары белән башладылар.

Исән булыйк һәркайсыбыз,
Таң туды, сәламләшик.
Табигатьнең җаны бит без,
Бер бөтен булып яшик.

Бәйрәмнең беренче өлеше 2013елда узган Универсиадага багышланган иде. Күпмилләтле кабатланмас мирасы булган шәһәрдә дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшь спортчыларны– Казан жыйды. Россиядәге спорт традицияләрен дәвам итү, яшь буын спортчылар өчен яңа уңышларга ирешү өчен этәргеч ясады. Россиянең дөньякүләм дәрәҗәсен арттыруга лаеклы өлеш кертте. Халкыбызның көчле егетлэре hәм кызлары халыкара аренага чыкты hәм күпләп медальләр җинеп алулары турында сөйләнелде.

Безнең халкыбызда горурланырлык спорт йолдызлары, чемпионнары бик күп. Теләсә кайсы спорт төрен алсак та, барысында да безнең кызлар hәм егетләр бар. Шулай ук спорт тарихына күз салсак, биредә дә бик күп йолдызларыбыз бар. Мәсәлән, халыкара дәрәҗәдә шахмат hәм шашка остасы, СССРның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР чемпионы, такымнар бәйгесендә өч тапкыр СССР чемпионы Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов . Сонгы елларда халыкара ярышларда Венера һәм Әминә Зарипова, Алина Кабаева, Роза Галиева, Алия Мостафина, Яна Батыршина кебек талантлы кызларыбыз дан казанулары турында да сүз алып барылды. 1960 нчы елда Парижда уткэн дөнья олимпиадасында Казан егете Нил Фасихов та катнашты. Ул чемпионатның ин оста уенчысы дип танылды hәм алтын медаль белән бүләкләнде.

Футбол дигәндә Биләлетдиновлар гаиләсе күз каршыбызга килеп баса. Ринат Билялетдинов Рубин футбол командасынын баш тренеры, аның улы яшь чемпион Динияр Биләлетдинов hәм Марат Биләлетдинов. Ак барс хоккей тренеры, Россия жыелмасынын баш тренеры танылган хоккейчы Зинатулла Биләлетдинов белән дә шулай ук горурланабыз.

Шахматчылар турында суз башласак, Рәшит Әхмәтжанов турында әйтмичэ булмый. 1929 нчы елда тактага карамыйча 15 партиядә сеанс бирә. Нәтиҗә булган рекордны узып китә. 1933 нче елда Одесса шәhәрендә чемпион дәрәҗәсенә күтәрелә. Рәшит Нигъматҗанов- көрәштә юл куймавы, ихтыяр көче, кешелеклелеге белән дан казанган шәхес. Бүгенге көндә дә якташларыбыз арасында аның уңышларын дәвам итүче гроссмейстерлар бар. Аларның берсе Алисә Галләмова. Яшьләр арасында өч тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган шахматчы ул.

Карпов дигәндә, безнең гимназиябездә дә аның исемендәге шахмат түгәрәге оештырылган (Камил улы Аблязов ярдәме белән). Биредә укучыларыбыз үзләренең уеннары, тырышлыклары, җиңүгә омтылышлары белән дан казаналар hәм район, шәhәр, өлкә, ил, дөнья күләмендэ төрле җиңү урыннарын яулыйлар. Гимназиябезда тагын башка спорт өлкәләренә караган спортчыларыбыз да бар. Без аларны бик хөрмәт итәбез hәм алар белән горурланабыз. Бәйрәмебезнең күрке булып кадерле кунагы, Сарытау шәhәренең горурлыгы, батыр егетебез – Рәшит Сөләйманов булды. Белгәнебезчә, ул Европаның өч тапкыр чемпионы, Евразиянең рекордсмены hәм дүрт тапкыр пауэрлифтинг hәм гер күтәрү буенча чемпион. Без аңа бик рәхмәтле вакыт табып кунакка килгәне өчен. Ул укучыларга сәламәтлекне саклап, дөрес яшәү турында сөйләде.

SAR1[1]

Әлеге спорт бәйрәмен татар теле hәм әдәбият укытучысы Кирасирова Хавва Вильдан кызы әзерләде.

Ә менә Олимпиада 2014 тә без чын күңелдэн чемпионнарыбызга, батыр, көчле егетләребезгә hәм кызларыбызга уңышлар, җиңүләр, алтын hәм көмеш медальләр яулап алуларын телибез.

Хәерле юл сезгә, чемпионнар ! Без булдырабыз!!!

Кирасирова Хавва Вильдан кызы
Сарытау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*