tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы төзибез!”
“Без дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы төзибез!”

“Без дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы төзибез!”

8-10 сентябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы үткәргән калфак һәм изү чигү мастер-классыннан рухланып кайткан Элиза ханым Сафиуллина, хис-тәэсирләре белән яшәгән төбәге – Свердлау өлкәсенә кайткач якташлары белән бүлешкән.

Биш меңләп татар-башкорт халкы яшәгән Октябрьский бистәсендә төркемнәре белән чыгыш ясарга барганда да, Казан сәфәре турында да сөйләгән. Халык бик тә кызыксынып тыңлап, үзләренең бистәсендә дә “Ак калфак” бүлекчәсе оештырып, шундый кызыклы эшләр алып барырга килешкәннәр.за ханым Казанда

Рәсемдә Элиза ханым Казанда чигеп кайткан калфакны һәм изү киеп төшкән татар кызын һәм Октябрьскийда булган очрашу истәлеге итеп төшерегән фотоны күрәсез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*