tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без гомергә аерылгысыз”. Мондый хәлнең 31 ел булганы юк иде
“Без гомергә аерылгысыз”. Мондый хәлнең 31 ел булганы юк иде

“Без гомергә аерылгысыз”. Мондый хәлнең 31 ел булганы юк иде

Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башланды. Чара БАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров катнашында үтә.

Бу тарихи вакыйга булачак, – ди Татарстанның Баш­кортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин. – Соңгы тапкыр мондый чара 1988 елда үткәрелгән иде. Монысы күрше төбәкләр арасында мәдә­ният­тән алып сәнә­гатькә ка­дәр бик күп юнә­лешләр буенча үсеш ноктасына әвере­ләчәк. Баш­корт­станга Татарстаннан 500 кешелек делегация чакырулы. Моңарчы бу кадәр кунак каршы алганнары булмаган әле.

Чарага әзерлек эшенә уз­ган елның апрелендә үк то­тын­ганнар. Бу – ике еллык концепция. Быел БАССРның 100 еллыгы уңаеннан Башкортстанда Татарстан көн­нә­ре үт­кәрелсә киләсе елда Татарстанда Башкортстан көн­­нәре узар дип көтелә. ТАССР­ның 100 еллыгына әнә шундый бүләк ясарга җыеналар.

“Әлегә ике арада хөкү­мәт дәрәҗәсендә сәүдә-икъ­ти­сади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хез­мәт­тәшлек турында килешү имзаланачак. Документка Рөс­тәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров кул куячак. Соңгы тапкыр мондый ки­ле­шү 2010 елда имзаланган иде. Татарстан белән Башкортстан арасында тәүге тап­кыр бизнес-форум да узачак. Форумның пленар утырышында тормышның төрле өлкәләренә кагы­лыш­лы унбишләп килешү имзаланачак. Соңрак сөй­ләшү “түгәрәк өстәл”­ләр­дә дәвам итәчәк. Чара кысасында Татарстан­ның сәнә­гать мөмкинлек­ләрен тәкъ­дим итүче күр­гәзмә дә эшләячәк. КамАЗ, Казан вертолет заводы, “РариТЭК Холдинг” кебек респуб­ликаның зур пред­приятие­ләре җитәк­че­ләре чыгыш ясаячак. Бире­дә үк Татарстан белән Баш­кортстан­ның туризм мөм­кин­леклә­рен тәкъ­дим итә­чәкләр”.

”Гому­мән, рәсми чаралар ике арадагы хезмәттәш­лекне арттыру, тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерел­гән”, – диде Татарстанның Башкортстандагы вәкиле. Татарстан көннәре ике халыкның сәнәгатен бер­ләш­тергән кон­церт, күргәз­мәләр бе­лән дә истә калачак. Башкортстанда Рөстәм Миңне­ханов татар җәмә­гать­челек оешмалары вә­кил­ләре белән очрашачак. Спорт сөючеләр өчен “Салават Юлаев” белән “Урицкий” командалары ветераннары матчы да көтелә.

– Дөньяда татар белән башкорт кебек бер-берсенә якын булган тагын ике халык бармы икән, минем күргәнем юк, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. – Татар белән башкорт халкы гомер-гомергә аерылгысыз булып яшәгән. Татарстан бе­лән Башкортстан Россиядә иң куәтле республикалар булып санала. Ике халыкны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки без икътисади яктан һәм күрше­ләр булуыбыз белән генә тү­гел, рухи яктан да берләшкән. Моннан 31 ел элек Татарстан белән Башкортстан арасында әдәбият һәм сәнгать атналыгы үткәрелгән иде. Бу көн­нәрдә традицияләр яңарты­лачак. Без моны хуплыйбыз. Чөнки бер-беребез белән ара­лашып тормасак, эч сер­ләребезне бүлешмәсәк, тәҗ­рибә уртаклашмасак, акрын-акрын көчсезләнергә дә  мөм­кинбез.

Разил Вәлиев әйтүенчә, безнең элемтәләр беркайчан да өзелмәде.
– Язучылар аралашты, театрларыбыз гастроль­ләр­гә йөреште. Без тәҗрибә уртак­лашып тордык. Әмма рәсми аралашу да бар. Бу чара ике республиканы тагын да якынайтачак. Бу – бик тә кирәкле һәм сәяси дәрәҗәдәге чара”, – ди Дәүләт Советы депутаты.

Сәнгать әһелләре өчен икеләтә истәлекле әле ул. Татарстан көннәре кысасында үткәрелүче иң мөһим ва­кыйгаларның берсе – Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак.

– Иҗтимагый оешма вә­килләре моңа кадәр үк Башкортстанда Тукайга һәй­кәл кую теләге белән янып йөрде. Тик гел ниндидер кыен­лык­лар килеп чыгу сә­бәпле, эш урыныннан кузгалмады. Те­ләкне чынга ашырырга Башкортстан хакимияте булышты. Мәсьәләнең финанс ягын да үзләре хәл иттеләр. Барлык халык исе­меннән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Өч ай эчендә “Нур” театры каршындагы мәйданда биек­леге сигез метр­га җиткән һәйкәл калкып чыкты. Бронза сынны Мәс­кәүдә койдылар. Җәй кө­не һәйкәлнең тирә-юне дә тө­зекләндереләчәк, – ди Ранэль Зиннәтуллин. Ра­зил Вә­лиев фикеренчә, Габдулла Тукайны татар халкы ничек якын күрсә, башкортлар да шулай ук үз итә. “Бу – Башкортстанда яшәүче бер миллионнан артык татарга, гомумән, күр­ше республикада гомер итү­че һәркем­гә зур бүләк”, – ди ул.

Эльвира Вәлиева

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*