tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без һәм “Яңа вакыт” исән — татар яши әле…
Без һәм “Яңа вакыт” исән — татар яши әле…

Без һәм “Яңа вакыт” исән — татар яши әле…

Оренбург өлкәсе татар­ларының “Яңа вакыт” газе­тасының 25 яшьлек юбилей кичәсенә чакыру алгач, моны бик теләп кабул иттек. Оренбурглылар самаралылар һәм ульянлылар үткәргән һәр юби­лейларыбызда катнашып киләләр бит. Ә менә безгә Оренбург күршеләребезгә кунакка бер дә барырга туры килгәне юк иде әле.

Оренбург шәһәре безне җылы һәм коры һава белән каршы алды. Европаны һәм Азияне бүлеп торган Урал елгасы аша салынган күперне үтеп, шәһәр үзәгенә килеп керәбез. Безне — Самара һәм Ульян өлкәләре татарларының “Бердәмлек”, “Өмет” газеталарының баш мөхәррирләрен каршылаучы — Оренбург өлкә татар милли — мәдәни автономиясе әгъзасы, төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Хәсәнов урамнар, андагы тарихи биналар белән таныштырып бара. Менә монысында, 115 еллык тарихы булган бинада, хәзер Хөсәен Ямашев исемендәге милли татар китапханәсе урнашкан. Болары — атаклы Хөсәения мәчете, Россиянең Идел буе төбәкләрендә бердәнбер Мир­хәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры. Алар да, “Яңа вакыт” кебек үк, әле күптән түгел генә үзләренең 110 һәм яңадан оештырылуларына 25 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр.

DSC_1468

Нәкъ менә шушы яңартылган гүзәл театр бинасында “Яңа вакыт” газетасының бәйрәме уздырылды да инде. Юбилей кичәсенә килүчеләрне фойеда “Яңа вакыт”ның чишмә башында торган “Вакыт” газетасына багышлап оештырылган архив документлары күргәзмәсе каршылады. 1906 — 1918 елларда 20 мең тираж белән чыгып килгән бу басманың 1906 елның февралендә дөнья күргән беренче санын да, 1908, 1913, 1916 еллардагы төпләмәләрен дә күрергә мөмкин иде. Оренбург өлкә дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышучылар күп мәгълүмат алганнардыр, мөгаен.

Сарыкташ районының Кабан авылында яшәүче һәм туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗинның шәхси күргәзмәсе дә кичәгә килү­челәрдә зур кызыксыну уятты.

Бәйрәмнең сценарие да шул тарихи мәгълүматларга таянып эшләнгән иде. Экранда тәүге саны 1906 елның 21 февралендә Оренбург татарларына таратылган “Вакыт” газетасының нинди шартларда аякка басуы һәм Россия күләмендә танылып, укучыларның яраткан бас­масына әверелүе турында документаль рәсемнәр, фото һәм видеоязмалар күрсәтелеп торды. Баштарак атнасына 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан соң көн саен чыгучы басма битләрендә басылган төрле публицистик язмалар, фельетоннар, шул чор шагыйрьләренең һәм язу­чыларының шигырьләре һәм хикәяләре басылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләнде.

DSC_1560-400x265

Тик татар байлары — агалы-энеле Закир һәм Шакир Рәми­евлар акчасына нәшер ителгән “Вакыт” газетасының гомере кыска була. Бәйрәм сәхнәсеннән әйтелгәнчә, аның мөхәррире Ярулла Вәлиев 1918 елның 26 январенда дөнья күргән санында газетаның һәм “Шура” журналының туктатылуы һәм бөтен мөлкәтенең тартып алынуы турында хәбәр итә.

“Вакыт”ның төп иганәчесе, танылган шагыйрь Закир Рә­миев (Дәрдмәнд) тә бөтен байлыгын Совет дәүләтенә тапшыра, ә үзе 1926 елда хәерчелектә вафат була. Шагыйрьнең бай иҗади мирасы да үзе белән бергә юкка чыга.Орск шәһәре зиратындагы кабере дә билгеле түгел, чөнки татар зираты урынына зур завод салып куйганнар.

Шулай да талантлы, гадел һәм ярдәмчел милләт­тәшебезнең исеме онытылмый. Әле­гә кадәр төбәктә аңа һәй­кәл булмаса да, Орен­бургта Дәрдмәнд яшәгән йортка һәвәскәр тарихчы Мә­динә апа Рәхимкулова тырышлыгы бе­лән истәлек тактасы эленгән.

25 ел элек, “Вакыт” газе­тасының дәвамчысы буларак, “Яңа вакыт” газетасы чыга башлады һәм бүген аның шушы юбилеен билгеләп үтәбез.

Бәйрәм барышында “Яңа вакыт” газетасы, аның алыштыргысыз мөхәррире Фәннүр Гай­саров турында да күп матур сүзләр сөйләнде, бүләкләр тапшырылды, юбилярлар хөр­мәтенә моңлы җырлар яңгы­рады.

Дуслары күп икән “Яңа ва­кыт” газетасының. Юбилейны үткәрергә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театры, өлкә татар милли китапханәсе һәм башка күп хезмәт коллек­тив­лары, эшкуарлар ярдәм ит­кәннәр.

Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ко­митетының аналитика һәм мәгълүмат  Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи килеп, тәбрикләү сүзләрен әйтте, Фәннүр Гайсаровка конгрессның иң югары бүләге булган халыкара медален тапшырды, редакцияне ноутбук белән бүләкләде. Ә “Яңа вакыт”ның хәбәрчесе Әлфия Әбделхаликова – Җамалига конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды.

Газетаның төп оештыручысы — Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Руслан Зәбиров редакциягә компьютер бүләк итте.

Өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әл­фит хәзрәт Шәрипов та тәб­рикләү сүзләрен әйтте. Ә бүләккә бик матур итеп нәкыш­ләп эшләнгән “Әл-фәләкъ” сүрәсе язылган шамаил алып килгән иде.

Без дә, Самараның һәм Ульянның “Бердәмлек”, “Өмет” газеталары мөхәррирләре ка­ләм­дәшләребезне зур юбилей­лары белән котлап, теләклә­ребезне җиткереп, бүләк­лә­ребезне бирдек. Бүләкләр, тәб­рикләүләр кичке аш мәҗ­лесендә дә дәвам итте.

Юбиляр хөрмәтенә җырлар тантана вакытында да, мәҗ­лестә дә күп яңгырады. Аларны татар театры артистлары Алсу Сибгатуллина, Илдар Бай­менов, сәнгать институты студентлары Лиана Фәттахова, Салават Шәфыйков, Николай Чуринов башкардылар, театр­ның сәнгать җи­тәкчесе Рөстәм Абдуллов Дәрд­мәнднең шигырьләрен укыды. Са­марадан килгән талантлы милләттәшебез Идеал ага Галәүтдинов та үзенең бер­ничә җырын бүләк итте. Татар Каргалысы һәм Дусмәт авылларының “Эра” һәм “Чиш­мә” халык ансамбльләре дә йөрәкләргә үтеп керердәй җырлар җырладылар.

Бүләкләр, гомумән, күп булды. Юбилярны тәбрикләргә вице-губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, губернатор һәм хөкүмәт аппараты җитәкчесе Владимир Кулагин да килгән иде. Котлау сүзләрен әйткәннән соң, ул губернаторның быелгы кризис вакытында да газетага ярдәм итү мөмкинлеген табуы һәм “Яңа вакыт”ка 200 мең сум акча бүлеп биреләчәге турында әйтте. Күрәсең, түрәләр моны зур акча дип уйлыйлардыр, мөгаен. Хәер, газетаның оештыручысы өлкә хөкүмәте булган чакта да ярдәм шуннан артмаган, диләр.

DSC_1427-400x265

Вице-губернатор “Яңа вакыт” мөхәррире Фәннүр Гайсаровка уклар белән ату уенын (дартс) һәм аягына кияргә “шыгырдавыклы башмаклар” алып килгән. Янәсе, буш вакытларыңда төз атарга өйрәнерсең, ә башмаклар сиңа ерак авылларга, шәһәрләргә укучыларың янына барганда ярап куячак. Юморга бай икән Оренбург түрәләре. Тик егерме биш ел буена ике хезмәткәр — баш мөхәррир һәм бер хәбәрченең (вафатына кадәр бу вазифаны 85 яшьлек Әминә апа Моратова башкарса, хәзер бу эшкә шулай ук пенсия яшендәге Әлфия ханым Әбделхаликова-Җамали алынган. Ул да юбилей кичәсеннән соң эшеннән киткән диләр) бушка диярлек “Яңа вакыт” газетасын тартып баруларын белмиләр микәнни?

Дөрес, “Бердәмлег”ебезнең хәлләре дә артык мактанырлык түгел — түгелен. Башка төбәкләр белән чагыштырганда без дә артык яхшы яшәмибез. Тик Оренбургтагы кебек битарафлык беркайда да юктыр, дип уйлыйм.

Бәлки, газетаның юбилеен билгеләп үткәндә, бу турыда сөйләргә дә кирәкмәгәндер. Бәйрәм — бәйрәм бит инде ул. Икенче яктан, хәзер сөйләмәсәң, тагын кайда һәм кайчан сөйлисең соң инде?!

Каләмдәшебез Фәннүр Гайсаров рәхмәт сүзләрен әйтергә дип сәхнәгә чыкканда ничектер каушаган һәм дулкынланган иде кебек. “Без экранда күрсәтү өчен “Яңа вакыт” газетасының хәзерге тормышы, аңа күп көчен куйган каләмдәшебез Әминә апа Моратова турында сюжет әзерләгән идек. Тик тагын без теләгәнчә булмады, бу сюжет урынына яңадан “Вакыт” газетасы чорындагы революционерлар килеп чыкты”, — диде ул. Аның бу сүзләрендә ниндидер киная бар иде кебек тоелды миңа.

Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, көннәрнең берсендә “Яңа вакыт” газетасы укучылары да соңгы саны дөнья күрү турындагы хәбәрне укымаслармы? Күрәзәчелек итмик әле, тик шулай да, милли басмаларыбызның киләчәге турында хафаланырга урын бар кебек.

Юбилей тантанасы, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Туган тел” җырын бөтен тамаша залы белән күмәкләшеп җырлап тәмамланды. Без исән, татар яши әле. Шуңа шатланабыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре
«Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*