tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без мультфильм төшерәбез!
Без мультфильм төшерәбез!

Без мультфильм төшерәбез!

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар.

Бай тарихлы Дөбъяз мәктәбендә мультфильмнар иҗат итү белән инде ике ел шөгыльләнәләр. Мәктәп директорының уку-укыту буенча урынбасары Наилә Галләмова сүзләренчә, барысы да мәктәпкә информатика дәресләрен алып барырга яшь укытучы Алмаз Гатауллин эшкә килгәч башланган. Аның хәләл җефете дә мөгаллимә икән – Сәрия Гатауллина математика укыта. Нәкъ менә информатика укытучысы тәкъдиме белән балаларның җәйге лагерь чорында олысы-кечесе – барчасы мультфильмнар төшереп караган. Башка укытучылар да ярдәмгә килгән, алар “Камыр батыр” әкияте сценариясен язарга ярдәм иткән.

Мультфильмнар төрле темага багышлана. Балаларны тәртипкә өйрәтүче, табигатьне сакларга өндәүче, тәмәкегә, хәмергә каршы үгет-нәсихәт бирүче фильмнар бар. Дөбъяз балалары мультфильмнарны төсле пластилиннардан ясый. Инде унга якын анимация хезмәте тупланган. Аларның кайбеләре интернет челтәрендә урнаштырылган.

Казан университетын тәмамлаган Әтнә егете Алмаз Гатауллин әлеге вакытта аспирантурада уку сәбәпле, быелгы уку елында мультфильм төшерү остаханәсен утыз ел шушы мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан Гөлфия Вәлиуллина җитәкли. Аның укучылары, гомумән, төрле кул эшләренә, рәсем ясарга хирыс. Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән “Рус халык уенчыгы” бәйгесендә дә укучылар балчыктан барин белән барыня сыннарын ясап, район буенча беренче урынны яулаган.

– Миңа быел 1 сыйныфка унтугыз бала килде. Бик сәләтле малайлар һәм кызлар, мультфильм төшерү белән бик нык кызыксыналар. Кызганычка, профессиональ студияләр чыгарган татар мультфильмнары күп түгел. Булганнарын да балалар инде ятлап бетерде. Ә монда үз куллары белән әвәләп иҗат ителгән татарча әкиятне соңыннан экраннан карау аларга аеруча күңелле. Мультфильм геройларын пластлиннан ясыйбыз, чөнки алай аларны хәрәкәтләндерергә, берәр өлеше бозылса, яңадан төзәтергә җиңелрәк. Өстәвенә, балалар пластилин белән эшләргә ярата, бүгенге бөтен заманча техниканың үзенчәлеген дә яхшы аңлый, интернеттан файдалана белә, – дип сөйли Гөлфия Вәлиуллина.

Дөбъяз укучылары бервакыт “Лего” конструкторының детальләреннән дә файдаланып караган. Ул мультфильм Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру чорында коррупция күренешләренә каршы теманы яктырткан булган. Әмма конструктор ярдәмендә “эчтәлек төзү” бик үк ошап бетмәгән. Чөнки, аңлашыла, пластилин күбрәк иҗади иркенлек бирә. Беренче мультфильмнары 2D форматында булса, хәзер – 3D форматында.

Шушы көннәрдә генә укучылар Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте өстендә эшне тәмамлаган.

- Бу әкиятне инде икенче тапкыр төшерәбез: нәрсәдер ошап бетми дә, кабат шуңа алынабыз, шулай осталыкны чарлыйбыз, – ди Гөлфия Вәлиуллина.

Әлегә кадәр төшерелгән мультфильмнарның озынлыгы якынча 1 минут тирәсе. Әмма шул 1 минутлык фильм өчен дә меңгә якын фотосурәт таләп ителә икән. Укучылар пластилиннан ясаган күренешләрне фотоаппаратка төшереп бара, аннан соң укытучы белән бергә компьютерда монтажлый.

– Мультфильм геройлары хәрәкәткә килүен теләсәң, 1 секундлык кадр өчен кимендә 12ләп фотосурәт кирәк. Үзара ызгышып көн күргән ак әтәч белән кара әтәч турындагы “Чукмар белән Тукмар” әкиятен ясаганда без 1 секундка 30лап фотосурәт файдаланып карадык, – ди остаханә җитәкчесе.

Укучылар киләчәктә дә Абдулла Алишның танылган әкиятләре буенча мультфильмнар төшерергә ниятли. Мәгълүм булганча, быел август аенда язучының, башка җәлилчеләр белән бергә, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүенә 100 ел тула.

– Безнең татар язучылары иҗатын, татар халык әкиятләрен танытучы мультфильмнар эшлисебез килә, алар барысы – зур тәрбия хәзинәсе, – дип ассызыклый укытучы. Шулай ук балалар Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен дә үз куллары белән ясап карарга хыяллануын әйтә.

Лилия Гаделшина, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*