tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”
Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты.

Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша.

Казанда 31 августка кадәр барачак V бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 4 секция эшләп, милләттәшләребез “Татар яшьләре һәм Web.2.0”, “Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, “Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, “Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” дигән темалар буенча фикер алышачак. Яшьләрне “Татар милли бренды: формасы һәм эчтәлеге” дип аталган дискуссиягә дә чакыралар. Шулай ук форум эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья татар яшьләр Җыены координацион киңәшмәсе һәм рәисеннән торган җитәкче орган – Совет сайланачак.

Бүген форум вакытында Казахстаннан килгән, яшьләр комитеты җитәкчесе Җәлил Ахунҗанов, Мордовия яшьләрен берләштерүче Марат Сәлимов, Кытайда гомер итүче татарлар вәкиле, КФУның юридик факультетын тәмамлаган Илдар Габитов, Чиләбе татар яшьләре исеменнән чыгыш ясаган Оксана Ильюп үз төбәкләрендә яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе, татар телен өйрәтү юлында очраган проблемалар турында сөйләде, Президентка үзләренең гозерләрен, фикерләрен дә җиткерде. Беренче Европа татар яшьләре форумы җитәкчесе Олег Шәрипов исә яңа оешкан иҗтимагый берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды. Җыеп кына шуны әйтергә мөмкин: Татарстаннан читтә яшәүче татарларны бер үк проблемалар борчый, туган телне, милләтне саклап омтылышы берләштерә. Алар шулай Татарстанда татар теленең бөтен өлкәдә дә кулланылмавы, татар телендә сөйләмнең аз булуына карата да канәгатьсезлеген белдерде.

Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин исә ТР Президентын татарларның милли лидеры дип атады, милли проектларның аңарда хуплау табуын ассызыклап үтте, рәхмәт белдерде.

ТР Президенты исә, үз чиратында: “Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Беренчедән, сез миңа түгел, мин сезгә рәхмәтле. Менә монда безнең чакыру белән бу форумга килүегез һәм актуаль мәсьәләләр турында бергәләп сөйләшү өчен”, – диде. Рөстәм Миңнехановның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

“Монда яңгыраган чыгышлар безнең өчен бик файдалы. Сез әйткән сүзләр, сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Без барыбыз да татар милләте кешеләре һәм без милләтнең киләчәге үзебездән генә торуын аңларга тиеш. Безнең өчен бер кеше дә бернәрсә дә эшләми. Шуңа күрә безнең эшне ничек оештырудан күп нәрсә тора, бу эшләрдә яшьләрнең өлеше бик зур. Әлбәттә, без бүгенге көндә глобализация чорында бу проблемалар белән көрәшәбез. Әмма аны җиңәргә бик авыр. Әлбәттә, дөнья күләмендә инглиз телен, монда үзебездә Россия күләмендә рус телен белергә тиешбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты, үз чыгышында проблемаларга тукталып: “Укытучылар, уку урыннары җитми. Менә без боларны искә алып, төрле формаларны эзлибез. Менә сез әгәр дә игътибар итсәгез, без ел саен Россиядәге татар имамнарын җыябыз. Алар белән эш алып барабыз. Мәчеттә татарның гореф-гадәтен саклау, телне саклау, ата-бабаларыбыздан килгән динне саклау мәсьәләсендә алар үз өлешен кертә”, – дип белдерде.

Алда торган икенче бурыч – яшьләр белән эшләү. “Яшьләр форумы елдан-ел көчәя, шуңа күрә без сезгә таянабыз. Ничек итеп? Менә хәзер яңа телевизион проект – “ТНВ планета” эшли башлады. Безгә телне өйрәтү өчен программа кирәк: инглиз телен өйрәнү буенча программа нигезендә татар телен интерактив рәвештә өйрәтә торган программа эшләячәкбез. Ул “Әнкәй теле” дип аталачак. Әлбәттә, аны бер елда гына тиешле дәрәҗәгә күтәреп булмас. Без шуның аша сезнең белән элемтә булдырачакбыз, кеше кайда гына яшәсә дә, татар телен өйрәнергә мөмкинлеге булачак.

Бүген татарларның өчтән бере – Татарстанда, калганнары – башка төбәкләрдә, чит илләрдә яши. Әлбәттә, бүген бөтен татар да татар телен белә алмый. Әмма ул кеше татарча сөйләшә алмый дип, аңа караш начар булырга тиеш түгел. Бәлки тел белмәвендә ул гаепле дә түгелдер. Бәлкем аның мөмкинлеге булмагандыр. Шуңа күрә без бу кешеләрне үзебездән этәрергә түгел, аларны үзебезгә тартырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов төрле программалар, шул исәптән, “Сәләт” проекты аша лагерьлар үткәрү юнәлешендәге эшне көчәйтергә җыенуларын хәбәр итте.

Президент форумда катнашучы яшьләрнең теләк-тәкъдимнәрен дә тыңларга әзер. “Әлбәттә, сезнең үз фикерләрегез дә булыр. Без аларны тыңларбыз һәм көчтән килгән проектларны бергәләп тормышка ашырырга мөмкинлек булыр”, – диде ул.

Тел сәясәтенә карата ТР Президенты үз фикерләрен белдереп: “Менә безнең Мордовиядән килгән милләттәшебез монда чыгыш ясады. Мин күптән түгел генә шунда бәйрәмдә булдым. Бәйрәм бик әйбәт оештырылган, шәһәр бик матур иде. Әмма бәйрәмдә мордва телендә бер сүз дә ишетмәдем. Ничек инде ул шулай? Бу мордвага да, татарга да, чувашка да, башка милләтләргә дә кагыла. Әгәр без телебезне яратып, аны күрсәтмәсәк, әгәр туган телебездә сөйләшергә оялсак, ул тел югалачак, аның кирәге бетәчәк. Шул ук вакытта безнең Татарстанда ике тел билгеләнгән. Саф татар районнарында бөтен эш татар телендә алып барыла, ә бүтән милләтләр, руслар булган бирдә эшне русча алып барабыз. Сезнең тәкъдимнәрегезне искә алып, ничек итеп татар телен популярлаштыру, татар чараларын оештыруны уйлап бетерербез. Бу мәсьәләләргә без әле әйләнеп кайтырбыз”, – дип ышандырды.

“Бүген мин чынлап та сезнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен үзегезнең зур хезмәт кертүегезне күреп торам. Без сезне бүген яңадан чын күңелдән сәламләп, Татарстанда көтеп калабыз. Сез монда килергә тиеш, без сезнең белән бергә булырга тиеш. Казанга яратып килегез”, – дип Президент яшьләрне Универсиадага чакырды. Төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар яшьләре хәрәкәте активистларына ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.

Автор: Римма Гатина
Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*