tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без стратегияне хисап өчен түгел, үзебез өчен язабыз!” Васил Шәйхразиев һәр татар кешесен милли үсеш стратегиясен төзүдә актив булырга өнди
“Без стратегияне хисап өчен түгел, үзебез өчен язабыз!” Васил Шәйхразиев һәр татар кешесен милли үсеш стратегиясен төзүдә актив булырга өнди

“Без стратегияне хисап өчен түгел, үзебез өчен язабыз!” Васил Шәйхразиев һәр татар кешесен милли үсеш стратегиясен төзүдә актив булырга өнди

2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз юлламасында Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максатын куйды. Конгресс, үз чиратында, әлеге эшкә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтын, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумын җәлеп итте. Әлеге эшче төркемнәр Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен җиткерде һәм аларны бер эскиз итеп туплады. Шушы көннәрдә эскиз татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде, хәзер аның буенча фикер алышулар бара.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы буенча галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, татар активистлары инде ике мәртәбә фикер алышты – очрашулар 11 һәм 14 гыйнварда татар конгрессы бинасында узды. 16 гыйнвардан Татарстан районнарында яшәүчеләр, ә февральдән Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән дә аралашу һәм фикерләр туплау көтелә. “Эскизда без үсеш юнәлешләрен билгеләдек, калганын бергәләп туплыйк. Без эскизга тәкъдимнәр җыябыз”, – дип аңлатты мондый эш алымын Татарстанның вице-премьеры, Милли Шура рәисеВасил Шәйхразиев.

  • Эскизга тәкъдимнәр тупланып беткәч, документның проекты төзеләчәк, ул 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. 30 август, Татарстан Республикасы көнендә Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителәчәк.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкын стратегия төзүдә актив катнашырга чакыра. “Без стратегияне хисап өчен түгел, үзебез өчен язабыз!” – дип кат-кат искәртте ул.

“Безгә хәзер проектка таба барырга да барырга кирәк. Без барыбыз да алга бара торган юлны аңларга тиешбез, – ди Васил Шәйхразиев. – Мин көн саен эштә, көн саен тәкъдимнәр кабул итәбез. Безгә хат язарга, шалтыратырга була: тәкъдимнәрегезне җиткерегез. Без хәзер губка кебек – тәкъдимнәр җыябыз. Без буш биттән бергәләп эшли башлыйбыз”.

  • Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрне Бөтендөнья татар конгрессына юлларга була. Телефон: +7 (843) 236-59-16. Электрон почта: tatar-congress@mail.ru Стратегия буенча барлык материаллар конгресс сайтының махсус бүлегендә тупланып бара.

Бөтендөнья татар халкы үсеше стратегиясе эскизы буенча фикер алышулар графигы (Татарстан буенча):

16 гыйнвар көнне9.00 сәгатьтә Арчапедагогия көллиятендә беренче җыелыш узачак. Биредә Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнаша.

18 гыйнвар көннеутырыш Нурлат районында үтә. Биредә Аксубай, Алексеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан килгән татар җәмәгатьчелеге фикер алышачак.

23 гыйнвардаТатар халкы үсеше стратегиясенә багышланган утырышны Бөгелмә шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Бу мәйданчыкта Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт районында яшәүче милләттәшләребез җыела.

25 гыйнвардаочрашу Яр Чаллышәһәрендә билгеләнгән. Биредә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан вәкилләр катнашуы көтелә.

30 гыйнварда БуадаКайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Болгардан килгән татар җәмәгатьчелеге Татар халкы үсеше стратегиясенә карата фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Эскиз буенча фикер алышу ничек узачак

Васил Шәйхразиев районнарда һәм Россия регионнарында татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда эскиз буенча кул күтәреп тавыш бирү алымы кулланылмаячагын әйтте. “Безгә кайберәүләр әйтә: имеш, без эскизны тәкъдим итәбез дә, халык кул күтәреп аңа тавыш бирә. Юк, андый әйбер булмаячак! Әгәр алай стандарт рәвештә кабул итәсебез килсә, берничә эшче төркем җыяр идек дә, без эшләдек, кабул итү өчен кулыгызны күтәрегез дияр идек. Әмма бу безгә кирәк түгел. Без беренче көннән үк шушы эскиз белән галимнәрне, җәмәгатьчелекне стратегия язарга җәлеп итәргә телибез. Бу стратегия конгресс өчен генә түгел, һәрбер татар кешесе өчен кирәк. Аның шушы стратегиягә кереп китәр өчен теләген тудырырга кирәк. Без халык белән очрашабыз, аңа аңлатабыз һәм алга китәбез. Без кешеләрне фикер алышырга, процесска, эшләргә чакырабыз. Иң зур сорауларның берсе – һәрбер татар кешесенең “Мин, татар буларак, үз гаиләм өчен нәрсә эшләр идем һәм миңа нәрсә җитми?” дигән сорауга җавап бирүе”, – дип аңлатты Милли Шура рәисе.

  • Татар халкы үсеше стратегиясе эскизы 16 гыйнвар көнне Арчада очрашу башлангач конгресс сайтына куелачак.

Нинди фикерләр бар?

Эскиз буенча фикер алышу нинди форматта барачак? Эскиз слайдлары экраннарда күрсәтелә. Фикер алышуда катнашкан һәркем шул слайдлардагы мәгълүматка карата тәкъдимнәр, өстәмәләр кертә, шелтәләр белдерә ала. Фикер алышу ачык форматта барачак.”Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында фикер алышуларның видеоязмалары урнаштырылачак.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бинасында узган фикер алышудан берничә фикерне тәкъдим итәбез:

Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев: “Кайда гына барсак та, күрәбез: безне берләштерә торган әйбер – яшәү җирлеге. Миңа калса, стратегия проектына кадәр барып җиткәнче, яшәү җирлеген ныклап уйларга кирәк. Татар юлында өч әйбер төгәл урын табарга тиеш, ул триада: татар теле, татар моңы, татар рухы. Региональ аспектлар исә территорияне билгели. Шушы ике әйбер горизонталь һәм вертикаль буенча бәйләнергә тиеш. Стратегиянең иерархиясе билгеләнә икән, аның программаларын төзү гади эшләнәчәк. Юнәлешләр буенча белгечләрдән 6-7 кешелек командалар җыясың икән, юнәлешләрдәге үсешләрне программа рәвешендә кыскача гына язарга була”.

***

Сәясәт белгече Руслан Айсин: “Стратегияне Татарстан белән генә бәйләргә кирәк түгел. “Татар дөньясы” дигән яхшы төшенчә бар. Без күчмә цивилизация. Татар дөньясы ул төрек дөньясына, Евразиягә бәйле. Сәяси яктан да бу төшенчә төгәлрәк булыр дип саныйм”.

Бу фикер белән җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинкилешмәвен белдерде: “Минемчә, ике төшенчәне дә кулланырга кирәк – Татарстан да калсын, “татар дөньясы” да, аларны бер-берсе белән алыштырырга кирәк түгел. “Олугъ Татарстан һәм татар дөньясы” булсын”, – диде ул.

***

Тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты Илнар Гарифуллин: “Стратегиядә Россиядәге өч регион буенча аерым тукталырга кирәк дип саныйм. Беренчесе – Башкортстан, чөнки анда, Татарстаннан тыш, иң күп татар кешесе яши. Әгәр без Башкортстанны татар дөньясы өчен югалтсак, минемчә, татар милләтенең киләчәге булмый. Икенчесе – Мәскәү. Биредә халык ресурслары, финанс ресурслар, сәяси ресурслар җыела, шуңа ул бөтен татар дөньясына кагыла. Мәскәүдә татар халкы нинди урын алачагы бик мөһим. Өченчесе – Көнбатыш Себер, чөнки биредә татар халкы күпләп тупланган”.

***

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: “Минем мәхәлләдә күпчелеге – рус телле татарлар. Мин беренче адым итеп аларны җомгага чакырам. Татарстанда кайда җомгага эләгәсең, шунда кер дим. “Мин бит анда бернәрсә дә аңламыйм”, – ди. “Аңлау турында әйтмим бит, син җомгага кер”, – дим. Чөнки татар ир-аты җомгада булырга тиеш. Җомгага йөри башлаганнан соң, бер ярты елдан татар кешесенең милләте турында сорарга аңы барып җитә. Стратегия язучылар шушы тәҗрибәмнең файдасын күрсеннәр дип тәкъдим итүем”.

Рөстәм Вәлиуллин фикеренә карата Фәндәс Сафиуллин сүзе: “Әлбәттә, мәчетләр стратегияне тормышка ашыру юнәлешендә зур эш башкарырга тиеш. Әмма стратегиянең үзендә бер генә дин дә искә алынырга тиеш түгел”.

***

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: “Стратегия кысаларында безгә институтлар тасвирламасы кирәк – кем өчендер ул мәчет, кем өчендер театр, кем өчендер кафе. Әйтик, кемдер “Сөембикә” кафесына керә дә, анда татарлык күрергә тели. Массакүләм инфраструктурада телгә игътибарны арттыру турында уйларга кирәк”.

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Рамил Гали

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*