tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без сугышта арысланнан көчлебез…»
«Без сугышта арысланнан көчлебез…»

«Без сугышта арысланнан көчлебез…»

Габдулла Тукай әдәби музеенда Җиңү көненә багышлап,  2014 елның 7 маенда 14.00 сәгатьтә,  «Без сугышта арысланнан көчлебез…» дип аталган сыйныф сәгате уздырыла.

Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар – еш уза.

Музейда уздырыла торган яңа чара – Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгате. Чара барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрнең ТРның Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләрен күрсәтү күздә тотылган. Шулай ук тамашачылар Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, әдип Маннур Саттаров белән очрачак.

Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай үзе, әлбәттә, Бөек Ватан сугышында катнашмаган. Ләкин ул сугышны аның китаплары, аның шигырьләре узган. Сыйныф сәгатендә Г.Тукайның сугышта булган китаплары да күрсәтеләчәк.

Безнең музей экспозициясендә «Тукай һәм хәзерге заман» залында «Шүрәле» балеты темасы киң һәм тирән яктыртылган. Тамашачылар бу балетның афишасын, спектакль персонажлары костюмнарын, төрле театрлар сәхнәләрендә төшерелгән фотосурәтләрнең копияләрен күрә ала. Музейга килүчеләрнең игътибарын «Шүрәле» балеты музыкасы авторы Фәрит Яруллин фотографиясе җәлеп итә. Тукай кебек үк, Фәрит Яруллин да бу балетны беркайчан да күрмәгән. Балетка музыканы композитор сугышка кадәр яза, ләкин «Шүрәле» 1943 елга кадәр – һаләк булганчы – аның янәшәсендә була. 1958 елда «Шүрәле» балеты өчен Ф. Яруллинга үлгәннән соң Г.Тукай премиясе бирелә. Ул Тукай бүләге лауреатлары арасында иң беренчесе һәм иң яше.

ТРның Милли музее фондларында Г.Тукайның 1943 елда чыккан китабы саклана. Бу китап шагыйрь Мөхәммәт Садриныкы, аның белән китап фронт юлларын узган. Китапта М.Садриның автографы да бар. Ял сәгатьләрендә ул китап битләрен ачып, Тукайны укыган. ТРның Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина бу китапны тамашачыларга күрсәтәчәк. Музейга килүчеләр шулай ук Ватан сугышында һаләк булган татар әдипләре Фатыйх Кәрим һәм Гадел Кутуйның шәхси әйберләрен дә күрерләр. Рәмзия Асраровна Тукайның якташы, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Сибгат Хәкимнең мемориаль әйберләрен дә күрсәтәчәк. С.Хәким сугышка кадәр үк Г.Тукай турында ике поэма яза. Алар «Пар ат» һәм «Шагыйрьнең балачагы». Г.Тукай музеенда тамашачылар шагыйрьнең бабасы иҗат иткән һәм С.Хәким тарафыннан сугышка кадәр язып алынган  шигырьне дә күрә алалар. Музей хезмәткәрләре бу шигырьнең тарихы турында сөйләячәк.

Чара барышында Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Язучылар союзы әгъзасы, «Чаян» журналында күп еллар эшләгән журналист Маннур Саттаров белән дә очрашачак. Сыйныф сәгатендә Фәрит Яруллин турындароман-хроника авторы, язучы Рашат Низамиев, ТРның Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина катнаша. Фәрит Яруллин һәм Муса Җәлил әсәрләрен артистка Гөлнара Хәйруллина башкара.

Г.Тукай әдәби музее.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*