enrutat
Баш бит / Без тарихта эзлебез
Без тарихта эзлебез

Без тарихта эзлебез

Җир шарында кешелек мәдәниятенә нигез салынган берничә өлкә бар. Шуларның берсе – Урал таулары итәкләре һәм Көнбатыш Себер иңкүлеге. Тарихчылар фикеренчә, бу җирләрдә безнең эрага кадәр ике меңенче елларда ук инде төрле кабиләләрне, шул исәптән борынгы төркиләрне, берләштергән уртак мәдәни үзәк барлыкка килгән һәм тормыш биредә мең еллар дәвамында гөрләп торган.

Җир шарының бу өлкәсе борынгы заманнардан татар халкының тарихи ватаны саналган. Әлеге җирләрдә моннан күп гасырлар элек катлаулы тарихи, сәяси икътисади һәм мәдәни сәбәпләр нәтиҗәсендә татар халкының үзара бер-берсенә якын торучы үзенчәлекле төркемнәре оешкан. Әмма бүгенге көнгә кадәр бер төркем галимнәр Урал арты төбәкләрендә көн күрүче татарларны бирегә бары тик Казан ханлыгы җимерелгәннән соң гына Идел буеннан күчеп утырганнар дип аңлатып килделәр. Шовинистик сәясәт тарафдарлары өчен кулай булган бу тенденция әле һаман да дәвам итә. Күренекле галим-диалектолог, филология фәннәре докторы, профессор Ф.Й.Йосыпов күптән түгел дөнья күргән «Сафакүл татарлары: үткәне һәм бүгенгесе» (Казан, 2013) исемле китабында әлеге фикерне тулысынча кире кага. Хезмәт Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә көн күрүче Сафакүл татарларының тарихын, телен һәм фольклорын өйрәнүгә багышланган, ягъни аны эчтәлеге ягыннан өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин.

Кереш өлештә автор Урал итәкләрендә һәм Көнбатыш Себер киңлекләрендә яшәүче милләттәшләребезнең тарихына кагылышлы ак тапларга һәм бәхәсле сорауларга туктала. Алар арасында иң әһәмиятлесе – бу җирләрдәге татарларның килеп чыгышы мәсьәләсе. Алда әйтеп үткәнчә, күп еллар дәвамында аларны килмешәк итеп күрсәтергә тырыштылар, гәрчә алар үз тарихи ватаннарында яшәсәләр дә.

Ләкин, күпме генә тырышсаң да, безне капчыкта яшереп калып булмаган кебек, тарихи чынбарлык кайчан да булса барыбер өскә бәреп чыгачак. Автор фикеренчә, безнең бабаларыбыз өчен чал Урал төбәкләре беркайчан да чит булмаган. Алар бирегә бик борынгы заманнарда ук килеп утырганнар. Үткәндәге вакыйгалар күпсанлы тарихи фактларда һәм документларда чагылыш тапкан. Татар халкының бу якларга күчеп утыруы соңрак чорларда да дәвам иткән һәм әлеге күренеш, Урал арты төбәкләренә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер киңлекләренә бары тик Казан ханлыгы җимерелгәч кенә күчеп утырганнар дигән фикерне барлыкка килүе өчен җирлек тудырган. Әмма аны шартлы рәвештә генә кабул итәргә мөмкин. Урал буйларында татарларның яши башлавын Казан ханлыгының руслар тарафыннан яулап аллынуы белән генә бәйләп карарга ярамый. Башкортстан, Көньяк Урал һәм Урал арты җирләрендә көн күрүче татарларның тарихын шушы рәвешчә аңлату әлеге катлаулы мәсьәләгә берьяклы гына якын килү булыр иде, чөнки алда әйтеп үткәнчә, татарларның бу төбәкләрдә бик борынгы заманнардан ук яшәп килгән җирле халык булуын дәлилләүче күпсанлы тарихи чыганаклар сакланган һәм хезмәттә аларга җентекле анализ ясала.

Мәгълүм булганча, һәм империя үзенә буйсындырган халыклар белән «бүлгәлә һәи хакимлек ит» принцибыннан чыгып идарә итәргә тырышкан. Бу афәттән Урал буйларында яшәүче татарлар да котыла алмаган. Аның тискәре йогынтысы әле бүген дә дәвам итә. Русиянең берничә гасырларга сузылган милли-колониаль сәясәте империянең икчес-чиксез киңлекләрендә «типтәр», «мишәр», «бобыль» кебек ясалма этник төркемнәр һәм этнослар барлыкка килүгә сәбәпче булган. Бу үз чиратында, рәсми кәгазьләрдә генә булса да, төбәктәге татарларның санын киметүгә ярдәм иткән. Чынбарлыкта исә эш башкачарак тора, әлбәттә. Ф.Й.Йосыпов, тарихи чыганакларга һәм фактларга таянып, типтәр, мишәр, бобыльләрнең һич тә арым халык түгеллекләрен, ә бәлки татар милләтенең аерым этнографик һәм социаль төркемнәре булуын дәлилләп чыга. Моның өчен ул тарихи чыганаклардан тыш аларның үзаңнарына, телләренә һәм мәдәниятләренә хас үзенчәлекләргә дә мөрәҗәгать итә. Галим фикеренчә, аларның барысы да әлеге җирләрдә яшәүче татарларның саф татар телендә сөйләшүче татарлар булуын күрсәтеп торалар.

Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, Казан һәм Себер татарлары арасында күптәннән килә торган этник багланышлар тагын да югарырак яссылыкка күтәрелә. Шунлыктан Урал төбәгендәге татар төркемнәренең сөйләшләрендә Себер татарлары диалекты белән уртак булган шактый тирән катлам барлыкка килә. Әлеге катлам телнең барлык өлкәләрендә дә – авазлар системасы, грамматик төзелеше һәм сүзлек хәзинәсендә – күзгә ташлана. Китапның икенче өлеше нәкъ менә Сафакүл татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган. Ф.Й. Йосыпов татар диалектология фәнендә, диалект һәм сөйләшләр системасын синхрон рәвештә тасвирлаганда, аерым телләрне тикшерү өчен файдаланыла торган ысул һәм алымнарны иң беренчеләрдән булып кулланылышка кертеп җибәрә. Ягъни диалектка тел статусы бирелә һәм ул милли тел системасы берәмлеге итеп карала, ә бу үз чиратында соңгысының гомуми төзелешен күзалларга мөмкинлек бирә.

Сафакүл татарлары сөйләшен системалы-синхрон алымы ярдәмендә өйрәнү галимгә әлеге төркемнең этногенетик тамырларын ачыкларга ярдәм иткән. Күп еллар дәвамында башкортлар белән тыгыз бәйләнештә яшәү нәтиҗәсендә сөйләш билгеле бер дәрәҗәдә башкорт теленең йогынтысын кичергән. Әмма автор фикеренчә, Сафакүл татарларының сөйләшен формалаштыруда төп рольне татар теленең нигез сөйләшләре уйнаган. Бу фикергә галим берничә дистә ел дәвамында оештырылган диалектологик экспедицияләрдә вакыиында тупланган материалны анализлау нәтиҗәсендә килә һәм Сафакүл татарларының татар халкы белән бер халык булуларына тагын бер дәлил булып тора.

Сөйләш вәкилләренең татар милләтенең башка этнографик төркемнәре белән бер тамырдан булуларына китапның өченче өлешендә тупланган халык авыз иҗаты әсәрләре дә күрсәтеп тора. Мәсәлән, балалар фольклорына караган йолалар арасында һәм татар баласына кечкенәдән үк таныш булган «Карга боткасы» һәм «Яңгыр боткасы» кебек уеннарны очратырга мөмкин. Ә тарихи һәм лирик җырларда («Тоткын Сөембикә җыруы», «Эскадрон», «Ашказар», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Йосыф качкын җыры», «Каз канаты» һ.б.) татар халкының күп гасырлык ачы язмышы чагылыш тапкан. Бирегә шулай ук «Таһир-Зөһрә» дастанын, «Сак-Сок» бәетен, туй йолаларын, Сабантуй һәм Җыен бәйрәмнәрен дә өстәргә мөмкин. Алар барысы да –Россия дәүләтенең иксез-чиксез киңлекләрендә көн күрүче мишәр, керәшен, типтәр, Казан, Себер, Сафакүл татарларының бер милләт вәкилләре булуларының какшамас дәлилләре.

Язылганнарга йомгак ясап, түбәндәгеләрне әйтәсе килә. Китапта фәнни яктан гаять бай һәм эчтәлекле материал тупланган. Ул татар халкының тарих чоңгылларында эреп юкка чыгуга дучар ителгән аз санлы, әмма уникаль этнографик төркемнәренең, аерым алганда Сафакүл татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үткәнен һәм бүгенгесен мәңгеләштерүдә әһәмиятле адым булып тора.

Рифат Мирхаев

Татарстан Фәннәр Академиясе

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының

гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре,

филология фәннәре кандидаты, доцент

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*