tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без – Туфанлы буын!”
“Без – Туфанлы буын!”

“Без – Туфанлы буын!”

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла. Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Сайлап алу этабына 830 гариза килде. “Без – Туфанлы буын!” дип исемләнгән Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына 200 укытучы һәм укучы чакырылды.

Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү Фонды, Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Конференциядә катнашучылар 5 төрле номинациядә (шигърият, журналистика, фәнни эшләр, драматургия, укытучылар өчен Түгәрәк өстәл) көч сынашты. 900ләп фәнни-иҗади эшне республиканың күренекле шагыйрьләре – Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрапова, Луиза Янсуар, Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры Васил Гарифуллин, “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, “Сәхнә” журналы хәбәрчесе Илмир Хәбибуллин, танылган каләм ияләре – Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать Институты галимнәре – Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова, Илһам Гомәров һ.б. бәяләде. Конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

2014 елның 21 февралендә 12 нче гимназиядә Конференциянең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде. Биредә республиканың Биектау, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Аксубай, Алексеевск, Кама Тамагы, Сарман районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән 30га якын иҗат коллективлары күренекле драматургның әсәрләрен сәхнәләштерде. Катнашучылар чыгышын Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары – Илдус Әхмәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Ирек Баһманов бәяләде. Һәр коллективка Мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәләре һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүләкләре – спектакльгә билетлар һәм истәлекле китаплар тапшырылды.

2014 елның 8 нче апрелендә “Драматургия” (сәхнәләштерү) номинациясендә җиңүчеләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына кунакка чакырыла. Программада: театр буенча экскурсия, камаллыларның репетицияләрен карау, күренекле театр әһелләре белән очрашу һ.б.

“Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән”, “Шигърият. Сөй гомерне, сөй халыкны”, “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!”, “Фәнни эшләр. Үзем сайлаган язмыш”, “Укытучылар өчен Түгәрәк өстәл. Утырып уйлар уйладым” номинацияләре буенча Остаханәләр – 9 сәгатьтә, Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 12 сәгатьтә башлана.

Конференцияне Оештыру комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*