enrutat
Баш бит / «Без – Тукай оныклары» чатырлы ял аланында балалар ничек ял итте?
«Без – Тукай оныклары» чатырлы ял аланында балалар ничек ял итте?

«Без – Тукай оныклары» чатырлы ял аланында балалар ничек ял итте?

Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә татар телен камилләштерү, аның мәдәниятен өйрәнү буенча төрле районнарда татар балалары өчен төбәкара ял итү сменалары оештырып килә. Шулар арасында Арча муниципаль җирлегендә оештырылучы “Без – Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланы да бар. Ул быел 24 -30 июнь көннәрендә Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге “Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте” базасында оештырылды. Монда ял итү өчен спорт hәм уен мәйданчыгы да, яшәү өчен барлык уңайлыклары булган тулай торак та, саф hавада йоклау өчен чатырлар да, осталыкка өйрәнү өчен махсус урыннар да, көненә 5 тапкыр тәмле аш белән сөендерүче ашханә дә бар.

Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда таныл­ган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханәләре уздыру, Кушлавыч авылы, Казан арты этнография, “Әлифба”, Г.Тукай әдәби-мемориаль музейларына сәяхәт кылу, Республикакүләм Тукай маршрутын ачу тантанасында катнашу кебек мөhим чаралар узды.

Әлеге сменада олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә җиңү яулаган балалар гына катнаша ала. Быел ял итүчеләрнең географиясе шактый киң: Татарстанда яшәүчеләрдән тыш бирегә Башкорт­станнан, Марий-Эл, Удмуртия рес­публикаларыннан, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән килгәннәр иде. Шулар арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә 100 ел тулуга багышлап Ижауда уздырган төбәкара фестиваль-бәйгедә актив катнашкан Сарапул шәһәренең 21нче мәктәп укучылары Лимира Лотфуллина, Булат Хәлиуллин, Әминә һәм Сәминә Габидуллиналар да бар иде.

Аланның беренче көне гөрләп үтте: төркемнәргә бүлделәр, балалар таныштылар, дуслаштылар, төркемнәренең исемен һәм шигарен уйлап таптылар. Кич инде алан талантлар чыгышыннан гөрләп торды. Безнең Булат тамашачыларга Ижауда узган фестивальдә ясаган чыгышын тәкъдим итте һәм йомгак­лау чарасында катнашу бәхетенә дә иреште. Икенче көнне ял аланын ачу тантанасына Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килде. Балаларны бу чарага хәзерләү дәвамында әйдәманнар аларның иң якын дусларына әверелделәр, өйне юксыну хисләрен дә оныттыра алдылар. Осталык дәресләрендә балалар татар теленең серләренә төшенделәр, милли гореф-га­дәт­ләребезне өйрәнделәр, үз­ләренең белемнәрен арттырдылар. Балалар төрле остаханәләрдә катнашып, үз куллары белән милли бизәкләр төшерергә өйрәнделәр. Үзләре ясаган милли бизәкле калфак, мендәрчек, каләм савыты кебек әйберләрне алып кайтып, якыннарын да шаккаттырдылар.

Бөек Тукаебыз эзләре буйлап сәяхәт берәүне дә битараф калдырмады. Быел бу чара аеруча истәлекле булды: аланлылар катнашында республикакүләм Тукай маршрутын ачу тантанасы узды. Ә Кырлайда шагыйребез язмышы белән сугарылган музейда балалар Тукайның үзе белән очрашкандай булдылар.

Атна дәвамында балалар яңа дус­лар табып кына калмадылар, танылган шәхесләр белән дә очраштылар. “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов һәм “Сәхнә”, “Салават күпере” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу балаларда аеруча кызыксыну тудырды, алар әңгәмәдәшләрен төрле сораулар белән күмделәр. Бер төркем укучылар өчен “Ничек журналист булырга?” дигән темага мас­тер-класс оештырылды, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләр бирелде. «Йөзек салыш» уены уйнарга да җитештеләр әле. Чара «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.

Шулай ук “Соңгы шәмчек”, “Сабантуй”, “Бизнес көн” кебек чаралар балалар хәтерендә әле бик озак сакланыр, ә сменаның ябылу тантанасы мәңге онытылмас. Төрле төбәкләрдән килгән 200 бала бертуганнар кебек, кочаклашып, елашып, бик озак аерыла алмыйча тордылар. Бер генә үкенеч калды, көн саен яңгыр яву сәбәпле, чатырларда йоклый алмадылар.

Безнең балалар кая барганнарын, нәрсә белергә тиеш икәннәрен белеп, шуңа әзерләнеп бардылар. Ә аланда алар үз белемнәрен тагын да баеттылар. Минем иманым камил: чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары турында Татарстан Рес­публикасы Хөкүмәте тарафыннан мондый кайгырту, үз көчләрен кызганмыйча эшләүче һәм балаларны яратучы милләттәшләребез, бер көн эчендә балаларны юксыну-сагыну хисләреннән арындыра алган әйдаманнар барында Тукайның дәвамчылары hәрчак булыр.

Чатырлы аланда алган тәэсирләр әле бик озакка җитәчәк. Иң мөhиме, безнең балаларның уй-кичерешләре милли горурлык белән сугарылды. Алар кайбер сүзләрне аңламаулары өчен кыенсындылар, хәтта оялдылар да. Татар балаларының итагатьле, тәрбияле булуларына игътибар иттеләр. Өлкәннәргә, татарларга гына хас булган ихласлык белән, «апа», «абый» дип дәшәргә өйрәнделәр. Бу горурлык хисләре гомерлек булса иде.

Мин балаларның җәйге ялы турында язмакчы идем. Тик, үзем дә сизмәстән, бөтенләй башка теманы ачканмын. Бик мөhим теманы — туган телнең көче, милли горурлык турында. Татар теленең әhәмияте турында күпме киңәшмәләр уздырыл­ган, күпме китаплар бас­тырылган, законнар да бихисап. Тик аларның нәтиҗәсе генә ташка үлчим. Баксаң, балалар туган телне белсен дисәк, аралашу өчен уңай шартлар тудырырга гына кирәк икән бит. Бер атна татар мөхитендә яшәү балаларның карашын үзгәртте дә куйды. Ә моны гаиләдә көн саен эшләргә мөмкин. Бу балалар фикерендә дә ачык чагыла.

Булат Хәлиуллин: «Миңа лагерь бик ошады. Лагерьда без күп кенә талантлы яшьтәшләребез белән таныштык. Мин дә ике тапкыр чыгыш ясадым. Сабантуйда катнашып, бүләкләр дә алдым. Әйдәманнарыбыз ачык йөзле, алар безнең белән шаярдылар, көлделар, кирәк чакта олыларча киңәшләр дә бирделәр. 7 көн вакыт сизелми дә үтеп китте. Дуслар белән саубуллашканда, күңелләр тулды. Егет кеше булгач, үземне кулда тотарга тырыштым. Киләчәктә дә яңа дус­ларым белән белән аралашырбыз, очрашырбыз, дип өметләнеп калам.

Безне ачык йөз, күтәренке кәеф белән кабул иткән хуҗаларга бик зур рәхмәт! Бөек шагыйребезнең иҗатын саклап, баетып, киләчәккә алып баругыз сокландыра, сөен­дерә. Эшләрегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим сезгә!”
Лимира Лотфуллина: “Мин Арча шәһәренең «Без — Тукай оныклары» исемле чатырлы аланында ял иттем. Ул миңа бик ошады, чөнки без таныш булмаган малай-кызлар 7 көн эчендә дусларга әйләндек, бер-беребезгә бик якынайдык. Әйдәманнар буласы чаралар турында безгә алдан әйтмәделәр, шуңа күрә алар көтелмәгән һәм бик кызыклы булды. Осталык дәресендә мин бик матур кулъяулык чиктем hәм аны дәү әниемә бүләк иттем. Ә бер көн миңа аеруча ошады. Ул серле көн булды: без бер-беребезгә белгертмичә, кемгәдер серле дус булырга hәм аңа ярдәм итеп, матур сүзләр әйтергә тиеш идек. Бу сер кич белән генә ачылды. Мин яңа дусларым белән төрле-төрле фотосурәтләргә төштем. Ә аерылышу мизгелләре бик авыр булды. Берәүнең дә кайтып китәсе килми иде. Шулвакытта мин үземне юату ысулын таптым: «Һәрвакытта да яңадан очрашуга ышанырга кирәк», — дип уйладым. Киләсе елда, hичшиксез, очрашырбыз! Чакырсыннар гына, бер дә уйламый барачакмын бу аланга”.

Әминә hәм Сәминә Габидуллиналар: “Без ял иткән чатырлы алан башка ял лагерьларыннан бик аерыла. Чатырлары белән генә түгел, күбрәк тәэсирләре белән таң калдырды. Бер атнада алган хис-кичерешләрне бер айлык белән тиңләрлек! Ә аралашу гел татар телендә генә барды. Безгә монда бик ошады. Ә бизнес-көн аеруча хәтердә калды. Ул көнне без үзебезнең бизнесны булдырып, аны үстерергә hәм шуның белән акча эшләргә өйрәндек. Ә кичен аукционда җыелган акчаларга әйберләр сатып алырга мөмкин иде.

Тукай — Кырлайга сәяхәт шулай ук безне шатландырды, бөек шагыйребез турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладык. Чараларның төрлелеге сөйләп бетергесез! Алдагы елда без тагын бу аланга килә алсак иде дигән уйлар белән яшибез.

Мәүлидә Фәйрүзова,

Сарапул шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*