tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр – дөнья чемпионы
Безнекеләр – дөнья чемпионы

Безнекеләр – дөнья чемпионы

Төркиядә Шашка уены буенча дөнья чемпионаты узды. Финал өлешендә 3 ил, Россия, Украина, Төркиянең җыелма командалары катнашты.   Бу чемпионатта дөньяның иң көчле 20дән артык гроссмейтры да бар иде. Россиядән  5 җыелма команда көч сынашты.   Шулар арасыннан Идел буе Федераль округыннан килгән Самара өлкәсенең Похвиснево районы Мәчәләй авылы командасы блиц программада беренчелекне яулады. Команданың капитаны, шашка уены буенча дөнья чемпионы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Самара өлкәсе “Дуслык” оешмасы җитәкчесе  Фәхретдин Канюкаев “әлеге җиңүебезне ТАССРның 100 еллыгына багышладык”, ди горурланып. Җиңүчеләр Татарстан флагын тотып фотога да төшкәннәр. Без чемпионнарга уңышлар телибез.

Бәлки,  киләсе дөнья чемпионаты бүгенге чемпионнар командасының җитәкчесе Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның туган җире, Самара өлкәсенең Мәчәләй дигән татар авылында узар. Моңа аларның статуслары да,   хокуклары да, теләкләре дә бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*