enrutat
Баш бит / Безнең халык — җырлы халык
Безнең халык — җырлы халык

Безнең халык — җырлы халык

Бүгенге көндә Сургут, Лянтор, Покачи, Лангепас, Когалым, Түбән Варта һ.башка шәһәрләрдә татар, я булмаса татар — башкорт халкын берләштергән оешмалар гөр килеп эшләп тора. Аларның һәркайсында атна саен милли бәйрәм, кичә, төрледән — төрле фестивальләр, я булмаса аш — су, милли кием тегү остаханәләре оештырылып тора.

Менә бу март аеның соңгы ял көнен дусларыбыз бергәлектә, истә калырлык итеп үткәреп җибәрде. 31 март, шимбә көнне Лянторлылар хәйрия концерты оештырса, Лангепас шәһәрендә яшәүче дусларыбыз «ДУСЛЫК ҖЫРЫ — 11» фестивален үткәреп җибәрде.

Истәлекле вакыйгаларга аерым тукталыйк.

Лянтор шәһәрендә Михайлова Миләүшә җитәкчелегендәге иҗтимагый татар милли — мәдәни оешмасы «Мәгъфүргә АТКАЗАНГАН ӘРТИС исеме бирелде» дип аталган театральләштерелгән юмористик хәйрия концерты оештырды.
Өч сәгатькә сузылган чараны тамашачы бик җылы кабул итте. Залда алма төшәрлектә урын юк иде. — «Әлеге хәйрия концертыннан кергән акчаны тулысынча шәһәребездәге эшли торган мәчет һәм «ӘЛ — МОХТАР» (мечеть «АЛЬ — МУХТАР») мәчете төзелешенә тапшырдык»- ди әлеге чараны башлап йөрүче Миләүшә ханым. Билгеле инде бу хәйрия концертын оештыручы, катнашучыларның саны бихисап, аларны исемләп аерым язып бетерү мөмкин түгел. Теләктәшлек күрсәткән хәммәсенә ходай тормышларында уңышлар гына юлдаш итсен. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

Ә, Лангепас шәһәрендә эшләп килүче «Якташлар» җәмгыятендә халыкка хезмәт итүче дусларыбыз исә бик күркәм фестивальне үткәреп җибәрде. Әлеге балалар, яшьләр арасында оештырылган «Дуслык җыры-11» фестивале тирә — якта яшәүче татарларны берләштерде, яшь талантларны тагын бер кат барлады.

— «Фестивалебездә быелгысы елны яшьләрнең аеруча да күп булуы белән башка елгы фестивальләрдән ныграк аерылды. Покачи, Нефтеюганск шәһәреннән килгән дусларыбыз бәйрәмебезне тагында ямьләндерде. Мин безне хөрмәт итеп килгән дусларыбызга, фестивальдә катнашучыларга чиксез зур рәхмәтемне әйтәм. Аларның хәркайсы бар эшләрен ташлап, безне хөрмәт итеп, ерак аралардан киләләр. Ярдәм итәләр. Шулай бер — беребезгә ярдәмләшеп, аралашып, ешрак очрашып, туганлашып яшәсәк без тагында татар мәдәниятын — сәнгатен саклап калуда, үстерүдә үз өлешебезне кертеп, аны чит төбәктә киләчәк буынга тапшырып кала алачакбыз» — дип үз фикерләре белән бүлеште милләттәшем Роза ханым Низамова.

Сүз дә юк, Себер төбәгендә халык белән эшләүгә, талантлы яшьләрне барлауга, гореф-гадәт, йолаларны саклау юнәлешендә хәр шәһәрдә милләттәшләрем тарафыннан зур көч салынганы күренеп тора. Бүгенге көндә Себер төбәгендә киң колач алмаган хәйрия концертлары, «Дуслык җыры-11» фестивальләрен оештыручыларга, татар — башкорт халкын берләштереп,татар сәнгатен дөньяга танытуда үзләренең зур көчләрен куйган оештыручыларга чиксез зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әлеге хәйрия концерты безнең ХМАО — Югра төбәгендәге башка оешмаларга үрнәк булып, ә «Дуслык җыры-11» фестивале кебек мәдәни чаралар һәр шәһәрдә ешрак оештырылып яшь талантларны барласын,аларның иңенә канат куеп зур сәхнәләргә алып чыксын. Шулай Себер төбәгендә яшәгән милләттәшләр бердәмлектә дус — тату яшәсен иде дигән теләктә калам.

Г.Фәтхулова, Сургут шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*