tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең президентыбыз….
Безнең президентыбыз….

Безнең президентыбыз….

Нәкь шулай дип дәшә дөнья буйлап сибелеп яшәүче яшь милләттәшләребез.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан делегатлар Татарстан Президенты статусын саклап калу турында фикерләрен белдерде.

Рифкать Фәхретдин Кытай халык Республикасы, Колҗа шәһәре:

Һичшиксез, Татарстанның Президенты булырга тиеш. Чөнки аның дәүләтчелеге бар. Ул инде бу җирлектә яшәүче татарларга гына түгел, ә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен дә Президент. Мәсьәлән, Рөстәм Нургалиевич эш сәфәре белән Кытайда булганда шундагы татар диаспорасы, татар вәкилләре белән күреште. Андагы бабайларның, әбиләрнең Президент белән күрешкән мизгелләрдә күзләреннән яшь чыкты. Бу инде горурлык уята милләттә. Татарстандагы татарлар гына түгел, бөтен дөньядагы татарлар Президентны якларга һәм ул атаманы саклап калырга тиеш. Президент, һичшиксез, Татарстанга гына түгел бөтен дөньядагы татарларга кирәк.

Марат Хәйбуллов, Яр Чаллы (Татарстан):

Форум оешкан рәвештә узды. Төрле мәсьәләләр күтәрелде, без үзебез дә фикер алышуларда катнашатык. Болар барысы да хөкүмәт ярдәме белән  оештырылган чара. Минем уйлавымча, Татарстанда Президент статусын калдырырга кирәк, чөнки, конституциясе булган җөмһүриятнең үз Президенты булырга тиеш.

Диана Асанова, Саратов:

Форум бик яхшы үтте, без бик канәгать. Әлбәттә, Татарстан Республикасының, президенты булырга тиеш. Главаның үзенә хас вәкаләте бар, ә президент ул инде икенче төрле. Татарстанның бүгенге торышы башкалардан күпкә югарырак, һәм ул күпләргә үрнәк булып торырлык дәүләт.

Зөфәр Галимов, Казан (Татарстан):

Безнең җөмһүриятебезнең президенты булды һәм киләчәктә дә булачак икәнлегенә ышанам. Президентыбыз Татарстанның яшәеше өчен бик күп мөһим проектлар кертте, бик күп мөһим эшләр башкарды. Әйтик аның исемен үзгәртсәк ул күп кеше өчен башка мәгънәдә булачак. Шуңа күрә Президент статусы нинди булды шундый булып калырга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*