tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уза
Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уза

Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уза

21-23 июль көнне Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары узачак. Аны Татарстан Язучылар берлеге республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы ярдәме белән оештыра. Чара күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып, аның исемен йөртәчәк.

Россия күләмендә узачак семинарда кырыкка якын кеше – драматурглар һәм режиссерлар катнашачак. Алар республиканың барлык дәүләт, шулай ук Башкортстанның Нур, Сибай, Туймазы театрларыннан киләчәк. Утырышларны Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов алып барачак.

Киләчәктә мондый семинарлар ике елга бер тапкыр үткәрелер дип ниятләнә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*