tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда “Гаилә-дәүләтнең нигезе” бәйгесе
Биектауда “Гаилә-дәүләтнең нигезе” бәйгесе

Биектауда “Гаилә-дәүләтнең нигезе” бәйгесе

Татарстанның Биектау районында “Гаилә-дәүләтнең нигезе” исеме астында гаиләләр конкурсы башланды. Инде өч зонада бу конкурс узды.

Конкурста катнашучылар үз гаиләләренең оешуы, нәселләренең шәҗәрәләре турында да сөйләргә һәм сәнгать өлкәсендә дә ярышалар. Һәр гаилә үзенең иң яраткан милли ризыгын да хәзерләп алып килергә тиеш. Бу-конкурсның төп шартларының берсе.

Конкурсантлар эшкә бик җитди карап,тырышып хәзерләнгәннәр.Шуңа күрә дә жюрига бик нык тырышырга туры килә.

Һәр зонада уздырылып беткәч, җиңгән гаиләләр район мәдәният йортында “Районның иң булган гаиләсе” исемен алуга көч сыначаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*