tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда “Күркәм гаилә-2016”
Биектауда  “Күркәм гаилә-2016”

Биектауда “Күркәм гаилә-2016”

Татарстанныж Биектау районында  “Күркәм гаилә-2016” Республика бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Февраль аенда уздырылган зона ярышларында җиңеп чыккан дүрт гаилә Ташевцевлар, Агеевлар, Ситдиковлар, Галимовлар көч сынашты.

Бәйгечеләрнең эшләрен карап  бәя кую өчен республика күләмендә чыгып килгән“Гаилә һәм мәктәп” журналыннан баш мөхәррир Закирова Гөлүсә Рәүф кызы, “Ак калфак” татар хатын-кызлар ижтимагый оешмасыннан Шәйхетдинова Надия  Вазыйх кызы һәм район мәгариф, мәдәният бүлегеннән вәкилләр эшләде.

Ярыш бик киеренке барды, чөнки гаиләләр бик нык әзерләнгәннәр. Ләкин бәйге шуңа да бәйге инде ул: анда барыбер дә җиңүче булырга тиеш һәм җиңүче итеп жюри ике гаиләне сайлады, болар: Әлдермеш авылыннан Галимовлар белән Биектау авылыннан Агеевлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*