enrutat
Баш бит / Биектауда шәл яулыклар бәйрәме
Биектауда шәл яулыклар бәйрәме

Биектауда шәл яулыклар бәйрәме

Биектау районы үзенең күп милләтле булуы белән аерылып тора.

Һәр халыкның гасырлардан гасырга, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре,йолалары бар. Шуңа күрә дә районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар ижтимагый оешмасы шул йолаларны барларга, аларны яңадан торгызырга, үзебезнең тормышка кире кайтарырга кирәклеген яхшы аңлап эш алып бара.

Барлык милләтнең дә кыштан язга күчкән бер мизгелендә уздыра торган борынгы йоласы- Язны каршы алу бәйрәме булган һәм бу йола бүгенгесе көндә яңартылып килә.

Төрки хаыкларында бу –Нәүрүз булса, русларда- Май чабу (Масленница) йоласы. Бу ике йола да Биектау районы авылларында зур күтәренкелек белән узды.

Березка авыл җирлегендә дә бу йолаларны зурлап уздырдылар. Бу авылда ике милләт дус һәм тату гомер кичерәләр. Моның шулай икәнлеген авылның мәдәният хезмәткәрләре уздырган “Яулыкларда халкым тарихы” дип аталган кичә турында аерым әйтеп узасы килә.

Бу чара татар һәм рус хатын-кызларының яратып бәйли һәм ябына торган шәл яулыкларына багышланды. Сәхнә һәм зал аллы-гөлле шәлләр, яулыклар белән бизәлгән: Павлово-Посад яулыклары белән беррәттән Оренбург шәлләре дә, татарның мамык шәлләре дә, хәзерге заман палантиннары да үз урыннарын алган иде. Һәр үзешчән башкаруында рус, татар җырлары шул шәлләргә багышланган иде.

“Халкыбызның борынгыдан сакланып килгән матди-рухи яулыклары барыбызга да аклык,сафлык күңел байлыгы өстәсен”,  — кичәне алып баручы шундый матур теләк белән кичәне япты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*