tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бигеевода-татар мәдәнияте көне
Бигеевода-татар мәдәнияте көне

Бигеевода-татар мәдәнияте көне

2014 елның 9 августында Неверкин районының Бигеево авылында зур бәйрәм булды. Татар мәдәниятенә багышланган “Авыл көне”. (Неверкин районында 47% татар яши. Бегеевоның үзендә 600 кеше бар. Кызганычка, яхшы заманча төзелгән мәктәптә 39 бала гына укый, шуларның 12 се күрше урыс авылы Новое Черководан. 9нчы сыйныфка кадәр анда белем алалар. Татар теле укытылмый). Бәйрәмне бергәләп өлкә татар милли-мәдәният мохтәрияте, Неверкин районы татар мәдәнияте җәмгыяте һәм Бигеево  хакимияте уздырдылар. Көн дә матур иде, бәйрәм дә искиткич югары дәрәҗәдә узды, бәлки бераз эссерәк кенә булгандыр. Шуңа да карамастан халыкның берсе дә таралырга ашыкмады. Бәйрәм 11сәг. 30 минутта башланды. Ул авылның нәкъ уртасында, авыл советы хакимияте каршында булды. Биредә сату-алу өчен Татар-базары” эшләде. Шунда ук рәтләрдә, өстәлләрдә уенчыклар, сувенирлар күрдек. Шуларның берсе мәктәпнең  рәсем һәм  сызым дәресе укытучысы Мансуров Ринат Искәндәр улы, үз эшләрен үзе сата иде. “Бигеево” авылы сувенирларын күп иттереп эшләгән, аннары Пенза өлкәсе урыс язучысы М. Лермонтов һәм башкаларның портретлары, балчыктан ясалып сырланган, агачтан “резьба” уенчыклар, кухняга балык турый торган такталар һәм башкалар, һ.б. кыскасы декоратив-сәнгать эшләре тагылган иде. Бәйрәмгә килүчеләр шуларны кем карый, кем теләгәнен сатып алды, балалар өчен төрле уен урыннары китергәннәр, кая карама шат йөзләр, танышулар, кочакланышу күрешүләр. Иң беренче сәхнәгә бәйрәмнең кечкенә катнашучылары, ике бала менеп: -Дөньяда иң матур ил – ул минем туган илем! -Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем!, дип әйткәч бер төркем кызчыклар сәхнәдән күгәрченннәр күккә очырдылар. Беренче булып тантаналы парадка авыл аксакаллары , ветеранннар, авыл кунаклары чакырылды. Алар якынча 50м зурлыктагы мәйданны узып, шушы подиум каршына килеп халыкка йөзләре белән борылдылар. Кремль мәйданы булмаса да, Бигеевоның “Кызыл мәйданы” нәкъ шунда булды. Әлбәттә инде аларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Сүз беренчеләрдән булып, авылның иң ихтирамлы кешесенә, имам-хатиб Фатих хәзрәткә бирелде. Ул, бабайлардан күчеп килгән риваять буенча: “авылыбызга 1670 елларда биш агай эне килеп утырган, Бигей бабай, Али бабай, Муса бабай, Мурат бабай һәм дә Булат бабай”,- дип, авылның башлангыч чорын искә алды. Аннары бәйрәм хакына дога кылгач, сүзне якынча 10 яшьләрдә булган оныгына тапшырды. Ул да оста итеп, авыл халкын тын калдырып, бер доганы укып күрсәтте. Шуннан соң, хәзрәт бәйрәмне ачырга фатиха бирде. Болар артыннан төркем-төркем укытучылар, медицина хезмәткәрләре, аш пешерүчеләр, почта хезмәткәрләре, культура эшчеләре, артисткалар чыктылар, алкышларга күмелделәр. Алар да үз чиратларында халыкны сәламләделәр. Әйтергә кирәк,  авыл эшчәннәрен хөрмәтләү урыс телендә барды, ник дигәндә күрше урыс Новое Чертково авылы да бәйрәмдә катнашты. Сәхнәгә Пензаның өлкә татар мохтәриятеннән килгән кунаклар мөхтәрият рәисе Бакир Усман улы Акжегетов, аның урынбасары, бер ук вакытта Пенза өлкәсенең “Татар көрәше” федерациясенең президенты Зәкиҗан Каюм улы Куряев, мөхтәриятнең башкарма комитет әгъзасы, Пенза шәһәре бокс федерациясе рәисе Адельша Шафигулла улы Рахматуллин, мөхтәрият сайтын алып баручы, Пенза өлкәсе хатын-кыз оешмасының рәисе Ләйлә Зәкәрия кызы Тренгулова, мөхтәриятнең башкарма комитет әгъзасы Наилә Хамид кызы Нагаева чыктылар. Б.Акжегетов Башкарма комитет һәм үз исеменнән рәхмәт хатлары һәм бәяле бүләкләр тапшырды. Шулай ук кыскача Пенза татарлары тарихына,700 ел элек Наровчатта (Нуриҗанда) ислам динен кабул итү турында сөйләде. 52 авылларыбыз (кечкенәләре белән), аннан чыккан татар язучыларын исләребезгә төшерде, хәзер Пензада эшләп килүче татар мохтәрияте эшчәнлегенә, ул үткәргән чаралар турында әйтеп узды. Неверкин районы белән Гафуров Фатих Касим улы аша зур милли эшләр башкарыла диде. Аңа рәхмәтен белдерде. Мәктәптә ничек булсада татар телен балаларга өйрәтергә, телне өйрәтүдән өзмәскә кирәклегенә басым ясады, Бегеево авылы Администрациясе башы Акчурина Нурия Әнвәр кызына, авыл имам-хатибы Еникеев Фатих хәзрәт Аюб улына, авыл депутаты Еникеева Кадрия Равил кызына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары авыл мәктәбе библиотекасына китаплар  тапшырды. Зәкиҗан Куряев үзе дә Неверкин районыннан булганга, халык каршына бик шатланып чыкты. “Әнием биредән, абзыйларым биредә яши, шуңа күрә бик яраткан иң якын кардәшләремә,  яраткан якташларыма килдем-кыскасы Бигеево ул минем икенче Туган авылым! Бәйрәм белән сезне!.. Элек Бигеево татар үзәге иде “Альма Матер”(ашатучы, имезүче ана). Мәктәп зур, укытучылар күп иде… Хәзерге заманда яшьләргә үзләренә тырышырга, кемдер китереп бирер, дип көтмәскә, үзеңә ширкәтләр ачып баерга кирәк. Без бит тырыш халык. Автономия рәисе Бакир Усман улы Акжегетов ай саен 150 мең акча юллап автономия эшләрен башкара, газитлар чыгара ике телдә. Менә каршыгызда фотоаппарат белән баскан (миңа, шушы рәтләрне язучы гаребыгызга кәрсәтеп), татар телендә гәзит яза, художник, малае да Пензаның художество училищесында художник булып укыта, (миңа да халыктан татлы алкышлар татырга туры килде, кайсы өчен мин аңа чиксез рәхмәтле булып калдым). Зәкиҗан Каюм улы дәвам итеп,  “Мин, мәктәптә татар телен өйрәнмәсәм дә, гаиләмдә өйрәндем. Ул ана теле. (Бикбулатта укытылмаган) Туган телемне онытмаска,  сөйләргә тырышам. Шуның  белән борыннан,  татар бабаларым белән килгән милли үзенчәлегебезне, татарлыгымны саклыйм.  Сез  дә саклагыз, балаларга тапшырыгыз. Без өйрәтмәсәк, артык бер дә, татар язучысы Пенза өлкәсеннән чыкмас,”- диде ул, сүзен тәмамлап. Ул да үз ягыннан хакимият башлыгы Акчурина Нурия Әнвәр кызына, медицина эшчесе Әхмерова Сания Абдулла кызына, мәчеттә Башкарма комитет әгъзасы Барышев Исһак Сөләйман улына, Тактаева Равилә Исхак кызына, Бөек Ватан сугышы ветераны Еникеев Али Харис улына бәяле бүләкләр тапшырды. Ләйлә Тренгулова да Неверкин районыннан булганга: “Неверкин районы татарлары минем иң яраткан татарларым”, диде. Ул да сүз барышында мохтәрият эшләре турында сөйләп узды, соңгы вакытта Татарстан Президентыннан автобус биргәнлеге турында горурланып әйтте, шунлыктан укытучылар, балалар, бабакайлар белән Татарстанга экскурсияләргә йөрергә мөмкинлек чыга”, диде. Сәлам сүзләре белән авыл хакимияте башлыгы Нурия Әнвәр кызы Акчурина авыл кунакларына рәхмәт сүзләрен әйтте, тагын киләсе елларга да кунакка чакырды, авылдашларын бәйрәм белән котлады, алдынгыларга Грамоталар тапшырды. Зур гаиләләргә  “Заманалар бәйләнеше” исемле номинация әзерләгәннәр, аларга “Хөрмәт хатлары” тапшырдылар. Шуннан соң, күпләргә таныш булган Индеркадан “Былбылым” ансамбленең чыгышын тамашачылар карады. Өлкә татар йолдызы, Губернатор капелласының солисткасы Гөлсинә Рафекова үзенең дәртле җырлары белән тамашачыларга эссе көнне бөтенләй оныттырды. Имади Абузяровның чыгышы да Бигеевлыларга зур бүләк булды. Концерт тәмам булгач авылдашларны өстәлләр артына, бәйрәм табынына чакырдылар Концерт барышында, бераз янтыкта спорт уеннары булды: кул бөгеш һәм “көрәш”. Кызганычка татар көрәше түгел иде, гади көрәш, кагыйдәсе дә гади: кем-кемне ега, шул җиңүче. Әмма бу хәлне күреп торучы Зәкиҗан Куряев сөлгеләр биреп, актив рәвештә чын татар көрәшенең берничә ысулларын күрсәтеп тамашаны дөрес юлга борып җибәрде. Көрәшчеләр күрше Алееводан һәм Черково авылларыннан да бар иделәр. Киләчәктә дәвам итсәләр, алардан оста көрәшчеләр чыгарлар, ди З.Куряев.

 Бәйрәм уңды, халык та, оештыручылар да, кунаклар да барысыда канәгать калдылар. Димәк Бигеево яши   Күгәрченнәрен очырган кызлар үскәч, һичшиксез яраткан Бигееволарында калырлар!

К.Акъегет, Пенза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*