tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биләрдә “Ак калфак җыены”
Биләрдә “Ак калфак җыены”

Биләрдә “Ак калфак җыены”

2015нче елның 24нче маенда Изге Биләр төбәге Изге чишмәле Хуҗалар тавы”нда Алексеевск җирле “Ак калфак” җәмгыятенең чираттагы утырыш- бәйрәме үтте.  Чарада мәртәбәле кунаклар  “Ак калфак” татар хатын- кызлары  җәмгыяте җитәкчесеИдрисова Кадрия Рәес кызы, “Шәһри Казан” газетасы журналисты Фәизова Расиха ханым катнаштылар.

   “Ак калфак җыены”  алып баручылар  “Ак калфак” җирле җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәҗми белән Гадел Сибаев милли гореф- гадәтләребезне тарихыбыз белән бәйләп барып районыбыз ның  фольклор коллективлары, артистлары, сүз осталары , тарихчылары катнашында үтте . “Хыял” фольклор төркеме “Сөлге чигү йоласы”, “Ак калфак” – “Чишмә буенда” композициясен, “Глория ” кызлар төркеме “Сандык” биюен башкардылар.

  Бәйрәм ахыры иганәчеләр Сафина Гөлнур Таһир кызы, Вәлиев Фоат Вәли улы ярдәмендә әзерләнгән  татар ашларыннан әзерләнгән табын артында сыйлану  белән тәмамланды.

   “Ак калфак җыены” чарада катнашкан һәр кеше өчен кадерле милли мирасыбызны саклауның бер төре булып күңелгә кереп калды.

Алсу Назмутдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*