tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биләрдә беренче «Сәләт» форумы ачылды
Биләрдә беренче «Сәләт» форумы ачылды

Биләрдә беренче «Сәләт» форумы ачылды

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форуымының SOFT SKILLS BILER FORUM дип аталган әлеге сменасында меңнән артык кеше катнаша. Шуларның 780е – балалар. Алар – «Сәләт-Тел», «Сәләт-Осталар бистәсе» һәм «Болгар-Туган тел» сәлкешләре. Беренче көнне алар «Welcome tour» интерактив уены ярдәмендә форум җирлеге белән танышты. Ә кич белән форум программасын тәкъдим итү һәм «Сәләт ул – БЕЗ!» дигән чара узды.

Бүген узган рәсми ачылыш тантанасында республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыров, Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, «Ак барс» банкының Сәләтлеләрне үстерү үзәге директоры Александр Хамәтҗанов катнашты.

Форумда катнашучыларны сәламләп, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Изге Биләр җире хуҗаларына, оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Ә Александр Хамәтҗанов, сәлкешләргә мөрәҗәгать итеп: «Сезгә карап көнләшәм, — дип белдерде. – Без кечкенә чакта мондый грандиоз чаралар үткәрелмәде. Шуңа күрә хәзер сезнең янга килергә тырышам, уңай энергиягез белән рухланам», — диде ул. Һәм «Сәләт»ле җәй дәвамында банк вәкилләренең сәлкешләр белән очрашып, финанс грамоталыгына өйрәтәчәкләре хакында әйтте.

SOFT SKILLS BILER FORUM программасы шактый тыгыз. Ул үз эченә төрле форматтагы белем бирү чараларын – профиль лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларны ала. Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.

Ландыш Нәсыйхова
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*