enrutat
Баш бит / Бирнә биргән – бикә килен…
Бирнә биргән – бикә килен…

Бирнә биргән – бикә килен…

“Ак калфак” Самара яшь­ләре оешмасы “Бирнә сандыгы” дип аталган чара уздырды. Милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз  буенча туй төше­рергә өйрәнү өчен әле кияүдә булмаган кызлар һәм аларның әниләре чакырылган иде.

— Бездән еш кына кызны татар гореф-гадәтләре буенча кияүгә бирү йоласы белән кызыксыналар. Бүгенге очрашуыбызны шушы кызыклы темага багышлыйбыз. Кыз баланы дөрес итеп тәрбияләү,  хатын-кызның гаиләдәге роле турында да сөйләшербез, — дип сәламләде кунакларны оешманың актив әгъзасы, Са­мара өлкәсенең халык кә­сепләре һәм кул эшләре остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе ху­җабикәсе Гөлнара Насыйрова.

Очрашуны Җәмигъ мәче­тендә дин дәресләре укытучы Сания абыстай Мингачева башлап җибәрде. Ул никах уку шартлары белән таныштырды. “Никах — кәләш һәм кияү һәм ата-аналар өчен бик җаваплы вакыйга. Бу эшкә ике як та әзер булып, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешү кирәк.

Никах дөрес булсын өчен берничә шарт үтәлергә ти­еш. Иң мөһиме, егет белән кыз мөселман кешеләре булу зарури. Никах шаһитлары ике ир яисә бер ир һәм ике хатын була ала. Тагын бер шарт — мәһәр. Бу — егетнең кызга бүләге”, — дип сөйләде Сания Вагыйз кызы.

Беренче шартка абыстай аеруча зур игътибар биреп, катнаш гаиләләрдә булган проблемаларга басым ясады, очрашуга килгән кызларны бары тик үз милләте кешесенә кияүгә чыгарга өндәде.

“Ул чибәр, мин аны яратам, дип кенә башка дин ке­шесенә кияүгә чыкмагыз. Башка милләт кешесе белән яшәгәндә милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап кала алырсызмы? Ә балаларыгыз нинди дин, нинди милләт кешесе булып үсәр? — дип кисәтте абыстай. “Ак калфак” оешмасы активистлары аның сүзләрен күтәреп алдылар һәм башкаларга да үгет-нәсыйхәт бирергә вәгъдә иттеләр.

Гөлнара Насыйрованың бир­­нә сандыгы ачылып китүгә бары­сы да шуның тирәсендә җыелды.

— Бирнә — ул кызның бай­­лы­гы, кияүгә һәм аның туган­на­ры­на алып килгән бүләге. Бо­рын­гы заманнарда кызлар утырмаларга йөреп, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өй­рәнгәннәр һәм үзләренә бирнә әзерләгәннәр. Юкка гына: “Бирнә биргән — бикә килен, бирнә бирмәгән — чәүкә килен”, — дип әйтмәгәннәр. Киленнең уңганлыгы сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнгән, — дип зур сандыктагы аллы-гөлле байлыгын күрсәтте. Ә анда нәрсәләр генә юк иде! Чик­кән сөлгеләр, түбәтәйләр, чел­тәрләп бәйләгән камзуллар…

“Чиккән сөлгеләрнең берсен, ярәшү билгесе итеп, яучыга биреп җибәргәннәр, ә икенчесен кыз капкасына элеп куйганнар. Кәләш егетнең әти-әнисенә, якын туганнарына да үз кулы белән чиккән-бәйләгән кул эшләре бүләк итәргә тиеш булган”, — дип дәвам итә Гөлнара ханым.

Очрашуга милли туйлар оештыручысы Әлфия Сө­ләйманова да килгән иде.

— Никах, туй — кыз тор­мышын­дагы иң олы вакыйга. Аны һәркем җиренә җиткереп, го­мерлеккә истә калырлык итеп үткәрергә тели. Элек башта никах укыталар, бераздан туй төшерәләр иде. Бүгенге яшьләр бу тантаналарны кушып, барысын да бер көнне үткәрәләр. Ә без аларга ярдәм итәбез, — дип сөйләде ул. Әлфия ханым  зәвык белән эшләнгән чакырулар, махсус бүләк өлгеләрен алып килгән иде. Кызлар да, әни­ләр дә аларны зур кызыксыну белән карадылар һәм кызык­сындырган сорауларын бир­деләр.

Алия АРСЛАНОВА

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*