tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биш кызы – биш шатлыгы
Биш кызы – биш шатлыгы

Биш кызы – биш шатлыгы

Гомернең 85нче сызыгына җиткәндә үзен бик бәхетле тоя Иж-Бубыйда гомер кичерүче Рәмзия әби Якупова. Мондый гомер көзендә иң кирәкле әйберләре барысы да бар аның: туган җире, сәламәтлеге, игелекле балалары.

Мәктәпне тәмамлаган Рәм­зия комсомоллар гына эшли торган терлекчелек фермасына эшкә килә. Биш кыз эшлиләр алар, гел алдынгы булалар. Дус­ты Флүрә Галләмова белән икесен Мәскәүгә халык казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр. Кайткач андагы алдынгы тәҗрибәне бик оста сөйләүче эшкә батыр, сүзгә тапкыр Рәмзияне комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Укырга барырга тәкъдим иткәч риза булмый. “Малларны бик яратам, шунда гына эшлисем килә“, — ди ул. Чыннан да, эшен бар күңелен биреп башкара: сыер да сава, тавык фермасында да эшли, 40 елдан артык тырыш хезмәт белән авылдашларының хөрмәт-ихтирамын яулый хезмәт ветераны.

Алдынгы тракторчы, районның “Хезмәт Даны“ китабында үзенең лаек­лы урынын алган Котдус ага белән 58 ел матур гаилә булып яшиләр. Сигез бала табып үстерәләр. Камил, Шамил, Синараны югалту кайгысын бергә кичерәләр. Җәмәгате вафатыннан соң Рәмзия әби ялгыз гомер кичерә. Ялгызы дию дөрес түгел. Атна саен Ижауда яшәүче кызы Гөлнара һәм кияве Булат кайта. Булат хуҗалыктагы ир-ат эшләрен башкара, Гөлнара хатын-кыз эшләрен ялт иттерә. Әгерҗедә гомер кичерүче Кәүсәрия, Суфия, Илмира, Чаллыдан Гөлсәрия дә аның янында еш кунак. Көн саен шалтыратып хәлен белешеп торуларына да бик сөенә ул. Ишегалды һәм бакча тутырып үсүче чәчәкләренә көн саен су сибә. Лилия, петуния, лалә, ромашка, пион һәм тагын күп төрле аның чәчкәләре. “Алар миңа карап торалар, тормышымны ямьлиләр“, — ди ул.

Рәмзия әбинең өендә бүлмә саен телефон, кайсы бүлмәдә булса да йөгереп йөрмәсен дип өч телефон куйдырганнар балалары. Бакчада эшләүне бик ярата ул. Алмагач, чия, балан, сырганак, крыжовник, кара һәм кызыл миләш, ак, кара һәм кызыл карлыган… Ниләр генә үсми аның бакчасында! Шуларны җыеп кайнатма әзерли, алмадан повидло ясый тик торуны белмәс Рәмзия әби.

Медальләре, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Дан орденнары белән дә горурлана ул. Ә иң зур горурлыгы – игелекле кызлары, кияүләре һәм оныклары. Бәхетләрең озын гомерле булсын, син аңа бик лаек, Рәмзия әби!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,
Әгерҗе шәһәре.
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*