tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бишек” җырлары фестивале – Сургутта
“Бишек” җырлары фестивале – Сургутта

“Бишек” җырлары фестивале – Сургутта

Ана телен татарның рухын, татар мөселман гаиләсен саклау, балаларга рухи – әхлакый тәрбия иңдереп тәүфыйклы балалар үстерү – болар барысы да хатын-кыз өстендә. Бары тик ана кеше,без хатын-кызлар халкыбызның мирас булып килгән гореф-гадәтләрен саклап яшәгәндә,тирәнтен уй – фикерләр белән генә эш иткәндә бәхетле гаилә төзи алачакбыз.

Әлеге гореф-гадәтләрне юкка чыгармыйча, аны тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте канаты астында ачылып киткән “Ак Калфак” татар хатын-кызлары берлеге бүгенгесе көндә бик актив эш алып бара. Моны хәрдаим оештырылып торган төрле остаханәләр: чигү, бәйләм бәйләү, милли ашлар пешерү, калфак тегү, чигү, төрле йолаларга нигезләнеп оештырылган милли кичә һәм башкалардан күрергә була.

Менә 15 октябрь көнне дә Сургутлылар беренче тапкыр “Бишек җыры” фестивален үткәреп җибәрделәр. Бу көнне иртән сәгать 10:00 башланып киткән фестиваль кичке сәгать 19:00 га кадәр дәвам итте. Әлеге фестивальгә бик күп шәһәрдән “Ак калфак” татар – хатын кызлары җәмгыятьләре катнашты. Алар иртә – таң белән ерак шәһәрләрдән килеп күңел җылысын биреп эшләнгән кул эшләре,аш – су табыны күргәзмәсен булдырды. Искиткеч, соклангыч эшләр!

Алда кунакларыбызны шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыру өчен экскурсияләр,ә ХМАО -Югра төбәгендә татар данын яклап, саклап йөргән зыялы затларыбыз Сургут шәһәре иҗтимагый татар үзәгендә түгәрәк өстәл артына киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне изге догалар белән Таһир хәзрәт Саматов ачып җибәрде.15 октябрь -Хәтер көнен искә алу белән башланып китте. Әлеге киңәшмәдә татар халкын борчыган сораулар, мәсьәләләр каралды.Бүгенгесе көндә татар тормышы, аның язмышы турында ачыктан-ачык фикер алышынды. 

Ә кичке сәгать 16:00 да кунаклар кабаттан театр СурГУ бинасында урнашкан мәдәният сараенда кичке мәдәни чара “Бишек җыры “фестиваленә җыелды. Халкыбызның бишек җырлары борын – борын заманнардан килгән. Бишек җырларның нинди тәрбиягә ия булуы баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне хәркемгә мәгълүм.Ике сәгатьтән артык дәвам әлеге чара бик тәэсирле булды. Хәр коллектив бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Кемдер бишек җырларын җырласа, кемнәрдер исә кыска гына өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтте.

Тәнәфес вакытында фестиваль кунаклары хәр оешманың аш – су осталары пешергән милли ашларыбыз гөбәдия, бәлеш, урама, чәк-чәк, вак бәлеш,һәм башкалардан авыз итте. Һәр хуҗабикә үз ризыгының ничек әзерләве турында сөйләде, пешеренү серләре белән уртаклашты.

Фестивальне оештыручы Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни оешмасында бик күп еллар халыкка хезмәт иткән “Ак Калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятенең рәисе, “Сандугач ” җыр – бию ансамбльнең җитәкчесе Нурия Җиһаншина фикере буенча шулай ешрак очрашып, аралашып торганда, бергәләп матур кичәләр оештырганда татар хатын-кызларын берләштереп булачак.Ешрак милли аш – су, халкыбызның күңел бизәкләр белән таныштырып халыкка башка халыкларга күрсәткәндә безнең гореф-гадәтләребез сакланачак. Әлеге фестиваль дәвамлы булсын иде.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.

Р.S.Истәлекле фото-сүрәтләр өчен Пойкова шәһәреннән килгән дустыбыз Раушания Исхаковага Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мөхтәрияты чиксез зур рәхмәтен белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*