tatruen
Бишенче съезд

Бишенче съезд

Бөтендөнья татар конгрессының V съезды 2012 елда уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены узуга 20 ел үтә. Бу дәвердә халкыбыз бөтен ил белән бергә онытылмас үзгәрешләр, көтелмәгән борылышлар, драматик мизгелләр кичерә. Бу катлаулы чорда бөтендөнья татарлар форумы милләтнең үсеш, ныгу юлларын, аның үзенчәлеген, мәдәниятен, телен саклауны максат итеп куя.

Әмма борынгыдан сакланып калган милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне юкка чыгаруга китерә торган заманча глобализация һәм унификация барышы, мәгълүмат технологияләренең күпләп кертелүе этник кыйммәтләрне саклауның һәм яшәтүнең яңа ысулларын эзләп табуны таләп итеп куя. Мондый шартларда Татарстан Республикасыннан читтәге татарларга милли үзенчәлекне, бердәмлекне саклап калу аеруча проблемалар тутыра. Боларның барысын да истә тотып Бөтендөнья татар конгрессы бишенче съездны татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу максатын күздә тотып уздыра.

Съездда Татарстаннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 796 делегат, 302дән артык шәрәфле кунак катнаша. Бельгия, Испания, Нидерланд илләреннән, шулай ук Россиянең Амур өлкәсе, Ямало-Ненец һәм Еврей автономия өлкәләреннән беренче тапкыр килүче вәкилләр да бар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип  улы Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәүкәт  улы Халиков һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әлеге чараны үзенең интернет сайтында онлайн режимында трансляция оештыра. Съездны дөньяның барлык илләрендә дә карау мөмкинлеге тудырыла. Съезд барышын 120 журналист яктырта.

Мәртәбәле җыенда татар милли хәрәкәтенең башында торган хөрмәтле ветераннарны кайнар сәләмләп,  ике съезд арасында халкыбыз өчен көчләрен кызганмыйча хезмәт иткән, әмма фани дөньядан бакый дөньяга күчкән шәхесләребезне искә алып, исемнәрен атап уздылар:  Али Акыш, Шәүкәт Биктимеров, Туфан Миңнуллин, Фәридә Кудашева, Шамил Закиров, Гариф Солтан, Хәлил Мәхмүтов, Илдар Зарипов, Ләйлә Садри, Фатыйма Вәли, Миркасыйм Госманов, Абдулла Атик, Таминдар Мохит, Әхмәт Тимер, Роза Әхмәтҗанова, Саләхетдин Адҗиакай, Флера Сафиуллина, Ислам Богатов. Рәшит Ягъфаров.

Программа нигезендә съезд эше пленар һәм секция утырышларына бүленеп алып барыла. Делегатлар  “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”;  “Татар милләтенең үсеш юллары” һәм  “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” исемле секцияләргә бүленеп эшли. Секция утырышлары  актив һәм конструктив рухта бара. Чыгыш ясарга теләүчеләрнең  саны да, фикерләрнең күптөрлелеге, җидтилеге, бер-бер артлы катгый тәкъдимнәрнең яңгыравы делегатларның җыега зур әзерлек һәм өметләр баглап килгәнлегенең бер дәлиле. Секция утырышларының нәтиҗәләре пленар өлештә катнашучыларның һәммәсенә дә җиткерелә.

Пленар утырышның беренче өлешен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, икенче өлешен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин алып бара.

Пленар утырышның көн тәртибендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хисабы; Контроль-ревизия комиссиясе хисабы; Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү; Съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын сайлау; Контроль-ревизия комиссиясен сайлау мәсьәләләре каралган.

20 ел тулу уңаеннан делегатларны котлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясый. “Бу көннәрдә съездда сез милләтне борчыган мәсьәләләрне күтәреп, аларны чишү юлларын эзләрсез”, – дип ул съезд эшендә уңышлар теләде.

Делегатлар алдында Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров һәм контроль-ревизия комиссиясе рәисе Ә.И.Алмаев хисап тотты.

Башкарма комитет үз эшен айлык һәм перспективалы планнарга туры китереп оештыра. Уздырылган чаралар Бөтендөнья татар конгрессы Уставына һәм 4 съезд карарларына туры килә. Бөтендөнья татар конгрессы үзенең Фонды белән берлектә Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар җәмгыятьләре эшчәнлеген координацияләүдә зур эшләр башкара. Галимнәр, журналистлар, мәдәният, мәгариф белгечләре, Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре, күренекле артистлар катнашында чит төбәкләргә эшлекле сәфәрләр оештырыла. Бу сәфәрләр барышында җирле татар оешмаларына зур чаралар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, әдәби кичәләр, төрле конкурслар һәм фестивальләр уздырырга ярдәм ителә. Соңгы елларда  БТК БК авыл җирлегендә яшәгән татарларга җитди ярдәм күрсәтә. Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоцияциясе дә нәтиҗәле эшләр башкара. Татар конгрессының яшьләр белән дәвамлы эшли башлавын да зур мәгънәгә ия дип бәяләргә була. Бөтендөнья татар яшьләре форумы яшьләребез өчен юл күрсәткеч, әйдәп баручы оешма буларак таныла. Татарча көрәш буенча Бөтенроссия Федерациясе  дә төбәкләрдә  үзенең эшен  киңрәк җәелдерә.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар телен, фән, мәгариф һәм мәдәниятен үстерү, тарихи мирасны, халкыбызның үзенчәлекләрен саклау өлкәсендә дә  зур эшчәнлек алып бара, – дип үз фикерен белдерде контроль-ревизия комиссиясе рәисе Ә.И.Алмаев.  – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге  җирле оешмалар  үзләре яшәгән төбәкләрдә хакимиятләр һәм җәмәгать оешмалары белән  эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруын  аерым билгеләп үтәргә кирәк”.

Алга таба чыгыш ясаучылар барлык эшләрдә дә Татарстанның, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының булышуын, ярдәмен һәрвакыт тоеп торулары, моның өчен Татарстанның  җитәкчелегенә, аның Президентына, Дәүләт Советына, Хөкүмәтенә, бөтен Татарстан халкына,  монда яшәүче миләттәшләребезгә рәхмәтләрен белдеределәр. Татарстанның Конституциясенә кертелгән 14-маддә  читтәге татарларның телен һәм мәдәниятен саклауга ярдәм күрсәтүне бурыч итеп куйган. Әлбәттә, бу маддә, аның соңрак та сакланып калуы – ул бәһалап бетермәслек факт.

Пленар утырыш барышында милләтебезне берләштерүдә, аның рухи мирасын пропагандалауда бу проект көчле бер механизм булыр  дигән өметләр баглап “Татар иле” гомум татар социаль челтәре презентациясе тәкъдим ителә. “Татар иле”  проектының төп максаты – илләр һәм континентлар буенча сибелгән татар дөньясын берләштерү, аның бай милли хәзинәсен туплау һәм татарның бердәм мәгълүмати кырын булдыру.

Глобальләшү чорында традицион кыйммәтчелек принциплары кризис кичереп, юкка чыгу алдында торганда, алда торган максатларны тормышка ашыру күпкә кыенлаша. Шуны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съездында татар халкының алга таба үсеш юлларын билгеләү ниятеннән “Татар халкының этник үзенчәлеген саклау концепциясе” проекты тәкъдим ителә.

Концепциянең бурычы — хәзерге глобализация шартларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм бурычларын билгеләү. Бу концепция – татар халкының этник бердәмлеген саклау концепциясе, ягъни Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарларның үзенчәлеген, мәдәниятен һәм телен саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән принциплар, максатлар һәм бу­рычлар системасы. Россия Федерациясендә иҗтимагый оешмалар һәм милли берләшмәләр — илнең милли сәясәтен гамәлгә ашыруда катнаша торган мөһим социаль институтлар. Аларның эшчәнлеге демокра­тик кыйммәтләргә ярдәм итүгә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә, милли-граждани үзенчәлекне ныгытуга, милләтара татулыкны, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә яшәүче халык­ларның мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен саклап ка­луга юнәлдерелгән.

Пленар утырыш барышында “Бөтендөнья татарлары V съезды  киләчәктә дә  Татарстан Республикасының   Президенты статусы сакланырга тиеш һәм ул безнең өчен иң югары дәрәҗә”, – дигән тәкъдимнәр яңгырый.

Көн тәртитебенең чираттагы пунктлары буларак Уставка үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелә, Бөтендөнья татар конгрессы V съездының резолюциясе кабул ителә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, аның рәисе һәм беренче урынбасары сайлана.

Съездны йомгаклау минутларында бөтендөнья татарлары исеменнән 5 елга бер съездда гына тапшырыла торган халкыбызның иң олы бүләге –  “Милләт каһарманы” медале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тапшырыла.

 Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,

А.Эшкинин фотолары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*