tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәктә татарлар киңәш тота
Бишкәктә  татарлар киңәш тота

Бишкәктә татарлар киңәш тота

Кыргызстанга татарлар 20 гасырның башында килеп төпләнәләр. Алар кыргыз халкына мәгърифәт  тараталар, әлеге җирлектә беренче мәктәпләрне ачалар. 1999 елда бу илдә 45400 милләттәшебез яшәсә, бүгенге көндә анда 31400 татар исәпләнә. Аларның күпләп яшәгән төбәкләре Бишкәк шәһәре, Чуй, Ош, Нарын, Иссык күл, Джалалабад, Баткын өлкәләре.

Биредәге татарларны берләштереп торучы “Туган тел” оешмасының 25 еллыгы уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды. Аны оешманың җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова алып барды. Бу чарада Кыргызстан җирендә яшәүче татарларны борчый торган мәсьәләләр күтәрелде. Казанга җиткерәсе тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Казан югары уку йортларына барып белем алырга теләгән яшьләргә квоталарны арттыру, белем алган яшьләргә Татарстанда эшкә урнашу мөмкинлеген тудыру, Кыргызстан илендәге татар оешмаларын   берләштерә торган координация советы төзү һәм башка фикерләрне җиткерделәр.

SAM_0895

Октябрь аенда Бишкәк шәһәрендә татар табиблары конференциясен уздыру турында да мәгълүмат бирделәр.   Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева да катнашты.  Алар милләттәшләребезнең сорауларына  җавап та бирделәр, милли тормышта актив  катнашкан  татарларга Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитетының “Рәхмәт хаты”н да тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*