enrutat
Баш бит / Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды
Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды

Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды

Универсиадага килгән Казан кунакларын иң әсәрләндергәне – Иске татар бистәседер, мөгаен. Шулай булмыйни, ел ярым эчендә Мәрҗани, Сафьян, Насыйри урамнарын ялт иттерделәр бит.

Бәйрәм тантанасына кил­гән Россия Федерациясе Хө­күмәте рәисенең беренче урын­басары, XXVII Бөтен­­дөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов та бистәнең үзгәрүе­нә, тарихи йөзе сакланып калуына соклануын яшер­мәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов һәм Казан шәһә­ре мэры Илсур Метшин кунакны Сафьян һәм Насыйри урамнары буйлап җәяү­ләп таныштырып йөрттеләр.

“Кабан күленең аргы ягында рус бистәсе булган. Ял көн­нәрендә татар сәүдәгәрләре анда сату итәргә чыккан, – дип җанланып сөйләргә керешкән “Иске шәһәр” префектурасы җитәкчесе Линар Закировны бүлдереп: “Ә элеккеге урыс йорты сакланмаганмыни? Әле яңа гына төшерелгән “Кабан күле хәзинәсе” фильмында рус өе бар иде бит. Бер рус йорты салып куярга кирәк”, – диде Игорь Шувалов.

Аңа биредә татар бистәсе булганлыгын, танылган татар мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрлә­ре яшәгәнен тагын бер кат ассызыклап киттеләр. Танышуны Мәрҗани урамында урнашкан танылган Һарун Апанаевның йортыннан башладылар. Икен­ч­е каты агачтан төзелгән, га­җәеп матур балконы булган бу йортны төзекләндерү өчен бер еллап вакыт кирәк булган. Әлбәттә, балконны яңадан тө­зе­гәннәр. Казанның үзгә архитектурасы булган әлеге бина­ның бу өлешен генә рестав­рацияләсәләр, күпкә отышлырак булыр иде, әлбәттә.

Казан кунагына Иске татар бистәсендә генә түгел, ә тирә-юньгә танылган татар бае Апанаевлар нәселенең ундүрт йорты булуын да искәртеп киттеләр. Кызганыч, күпләре инде юкка чыккан. Аларның биләмәләре янында биш-алты катлы заманча йортларның кал­кып чыгуы гына тарихи җирлекне, бистәнең матурлыгын бер тамчы дегет тамызган кебек ямьсезләп тора. Игорь Шуваловның аларны күреп, тәнкыйтьләп алуы урынлы иде, билгеле. “Безне комсызлык үтерә инде. Бер яки ике катлы тарихи йортлар янында мондый биек биналар төзетүне туктатырга кирәк”, – диде ул. Шул ук вакытта 12 нче номерлы яһүд мәктәбенең янкормасына да дәгъва белдереп алды. Шул мизгелне кулдан ычкындырмыйм дигән сылтау белән­дерме, мәктәп директорының: “Безгә спортзал төзергә рөхсәт бирмиләр, урыныбыз бар бит”, – дип хөкүмәт җитәкчесенә мө­рәҗәгать итүе гаҗәпкә калдырды, билгеле. Үзенең Апаневлар йорты урынына янкорма салуын онытып җибәрде бугай бу ханым. Татар бистәсен килбәтсезләндереп, тагын нинди бина салырга уйлый торгандыр, аңламассың да.

Каюм Насыйри урамы буйлап йөргәндә, күп кенә туристларны җәлеп итүче бизәкле, агачтан салынган Исәнбаевлар йорты яныннан тыныч кына узып булмый торгандыр. Ку­наклар да тыныч кына үтеп ки­тә алмады. Һәр тәрәзә яңагына, капканың һәр бизәгенә сок­ландылар. Иске татар бистә­сендә мондый йортлар күпме булды икән? Аны исәпли баш­ласаңмы? Кайсысы искереп, ишелеп бетте, кайсысын яндырдылар, кайберләрен шартлаттылар… Татар байларының чын йортлары, тарихи йөзе бөтен барлыгы белән әнә шул Исәнбаевлар йортында сакланып калды, дисәм, һич кенә дә ялган булмас. Танылган рәссам Рушан Шәмсетдинов бабасы­ның йортын әнә шулай күз карасы кебек саклап калган. Дөрес, ул йортны саклап калу өчен аңа шактый утлар-сулар кичәргә туры килде. Янаулар, куркытулар да булмады түгел. Сатсагыз, дүрт бүлмәле фатир бүләк итәбез, дип вәгъдәләр бирүчеләр дә бар иде. Әмма Рушан абыйга, әлеге тарихи йортка тиң булырдай бернинди дә хәзинә таба алмыйсыз, йөрмәгез дә, барыбер сатмыйм, дип кат-кат тәкрарларга туры килде. Чыннан да, Иске Татар бистәсендә бөтен барлыгы, борынгылыгы белән сакланып калган әлеге йортка бүген дә тиңнәр юк.

Игорь Шуваловны Апанаевлар мәчетенең архитектурасы да гаҗәпләндерде. “Бу бинаны XVIII гасырда Әби патша мәчетләр салырга рөхсәт бирә башлагач кына төзегәннәр”, – дип сөйләргә тотынгач, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары: “Мәчетләр салырга рөхсәт тә булмаганмыни?” – дип шаккатты. Бина эчендәге бизәкләрнең матурлыгын, үзгәлеген, гыйбадәт кылырга килүчеләргә салкынча һава булуын да ассызыклап китте. “Лондонда кайбер чиркәү ләргә кеше йөрми дип, рестораннар ача башладылар. Бу бит – башка сыймаслык хәл”, – дип үз фикерен белдереп алды. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дип безгә бу биналарны саклап калырга кирәк лекне искәртүе иде бугай.

Ел ярым эчендә Иске татар бистәсе күзгә күренеп үзгәрде. Инде юкка чыккан Күнче урамы да пәйда булган. Күннән каеп эшләгән читекләре, кәвешләре белән тирә-юньгә даны таралган татар кәсепчеләренең Иске татар бистәсендә урамы булмаса, гаҗәп булыр иде. Каюм Насыйри урамының җәяүлеләр урамына әверелүе дә күңелгә май булып ята. Үзебезнең белгечләр булмау сәбәпле, бирегә Әзәрбайҗан, Балтыйк илләреннән борынгы ташларны реставрацияләү челәр не алып килеп, шактый гына биналарны төзекләгәннәр. Агач эше белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Андый йортларны төзекләндерү өчен Архангельск шәһәреннән реставраторлар чакырганнар.

Иске татар бистәсендә барлыгы 24 бина төзекләнгән. Реставрация эшләре күбрәк Насыйри, Сафьян урамнарында иде. Ә бит Иске татар бистәсендә башка урамнар да шактый. Әле анда аякка басасы, танылган шәхесләр рухын саклаучы Тукай урамында да йортлар торгызасы бар. Алар безне көтә. Иске татар бистәсе дип мактанганда, бер-ике урам белән генә чикләнеп калырга ярамый торгандыр.

Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак:  «Ватаным Татарстан«

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*