tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бизәкле сафьян
Бизәкле сафьян

Бизәкле сафьян

Идел Болгарстаны күн һөнәрчелеге белән X-XI гасырларда ук танылган. Сәүдәгәрләр “болгари күн”, “сафьян” аша татар халкының читек, чүәк кебек милли бизәкле аяк киемнәре данын да еракларга тараткан. Элек-электән кызыл, яшел, зәңгәр яки башка төстәге сафьян күннән тегелгән, кунычлары һәм баш өлеше чигеп бизәлгән читекләр хатын-кызларыбызның горурлыгы булган.

Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече Каюм Насыйри да үзенең халкыбыз этнографиясе тарихына нис­бәтле хезмәтләрендә Казан татар­ларының төрле һөнәрчелек үрнәкләрен барлаган, аларның һәр эштә дә осталыгын билгеләп үткән. Галим татарларда киң таралган һөнәрчелекнең берсе итеп күн мозаикасы сәнгатен күрсәтә. Казан күнчеләренең бу эшне аеруча үз итүе татар читек-чүәкләренең киң таралуына да китергән. Аннары төсле сафьян кисәкләрен бер-берсенә ялгап бизәкләү  сәнгате бары тик татар осталарында гына булган.

Казан бизәкле сафьян сәнгатенең, әлбәттә, онытылып торган еллары да, яңадан туып, чәчәк аткан вакытлары да була. Татар халкының кабат тарих чоңгылына төшеп барган күн сәнгате соңгы елларда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы рәссам-педагог Әлфия Җәмилова тырышлыгы белән яңадан торгызыла башлады. 2002 елдан Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесының декоратив-кулланма сәнгать бүлегенә “Күнне сәнгати эшкәртү” белгечлеге алучылар төркеме тупланган. Алар, укытучылары Ә.Җәмилова җитәкчелегендә татар халкының гасыр­лардан -гасырларга тапшырылып килгән төсле күн кисәкләрен бер-берсенә ялгап катлаулы бизәкләр тудыру ысулын өйрәнеп, үзенчәлекле картиналар иҗат итә. Педа­гогның тырышлыгы белән грант акчасына студентларга күн белән эшләү өчен остаханә дә булдырганнар.

Күптән түгел К.Насыйри музеенда Н.Фешин исемендәге сәнгать училище­сының Ә.Җәмилова төркемендә каюлы күн нәфис сәнгатенә өйрәнүче студентлар иҗат иткән эшләрдән торган “Бизәкле сафьян сәнгате” дигән күргәзмә эшли башлады. Анда яшь осталарның 30 эше тәкъдим ителә.

Студентлар, күн ялгау ысулын кулланып, татар халкының борынгыдан килгән милли бизәкләребезгә һәм сәнгатенә заманча төсмерләр өстәп, картиналар иҗат иткән. Экспозициягә куелган хезмәтләр каюлы күн сәнгате теленең фәлсәфи тирәнлеген, күпкырлылыгын һәм катлаулыгын, матурлыгын һәм байлыгын тагын бер тапкыр күрсәтә. Студентлар бу юлы иң күп картиналарын татар моңнарына багышлап ясаганнар. Әйтик, Ләйсән Низамованың (IV курс студентлары) “Язгы моң”, Камилә Зыятдинова иҗат иткән “Салих Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез” көе”, Раил Эркеновның “Заманча татар көйләре”, Анита Сластикованың “Диңгез моңы”  Мария Шамринаның “Көнчыгыш әкиятләре көенә”,  Анастасия Колесованың “Таң көе” кебек картиналары төсләренең аһәңдәшлелеге, үзара ярашуы, фәлсәфи тирәнлеге белән җәлеп итә. Бу инде студентлар күннәрне бер-берсенә ялгаганда, төсләрне һәм сызыкларны  татар халкы җырларына хас булган “моң” төшенчәсе белән дә бәйли алган, дигән сүз. Моңа исә кызыклы композицион табышлар, күннәрне ялгау осталыгы һәм камиллеге дә килеп кушыла. Шулай ук Ирина Паничкинаның күннән эшләнгән “Натюрморт”ы, Камилә Сәгыйдуллинаның “Кельт стилендәге кош”ы, Екатерина Куратованың “Африка битлеге” кебек эшләр дә тамашачылар өчен үзенчәлекле һәм кызыклы. Экспозицияне моннан тыш коллектив хезмәт булган панно, Татьяна Николаева эшләгән шәмаил, күннән бизәкләп эшләнгән хатын-кыз сумкалары, диплом эшләре – читекләр һәм башка хезмәтләр баета, тулыландыра. Әмма шунысы әһәмиятле: яшь осталар борынгы күнчеләребезнең ялгап бизәк төшерү техникасы һәм традицияләрен саклаган. Күргәзмә ачылган көнне  К.Сәгыйдуллина  килүчеләргә осталык дәресендә дә бизәкле сафьян сәнгате ысулларын күрсәтте.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, баш саклаучы Лилия Саттарова,  Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесы педагогы, рәссам Әлфия Җәмилова, сәнгать училищесы студентлары һ.б. катнашты. Күргәзмәне 15 апрельгә кадәр тамаша кылырга мөмкин.

Сөембикә Кашапова.

Автор фотолары.  

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*