tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бөек Болгар-2018» урта гасыр сугышлары фестивале Сезне көтә!
«Бөек Болгар-2018» урта гасыр сугышлары фестивале Сезне көтә!

«Бөек Болгар-2018» урта гасыр сугышлары фестивале Сезне көтә!

Фестиваль 11—12 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Урта гасыр сугышлары турнир программасы җәяүле һәм ат өстендә утырган килеш көч сынашу өлешләреннән тора. Моннан тыш, анда төрле зоналар: тарихи лагерь һәм борынгы кәсепчелек ярминкәсе, урта гасыр балалар дөньясы, милли-гамәли сәнәгать үрнәкләре ярминкәсе, сугыш машиналары, уктан ату, урта гасыр музыкасы һәм биюләр мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

Кичке программада  прожекторлар яктылыгында сугыш күренешләре, иҗади коллективлар чыгышы, утлы, фейерверклы әкиятләр тамашасы була. Һәр катнашучы һәм кунаклар борынгы кәсепләрне үзләштерү, элеккеге биюләрне өйрәнү буенча үз көчен сынап карый алачак. Балалар мәйданчыгында борынгы уеннар, кылыч белән сугышу серләренә төшенү, турнирда катнашып карау мөмкинлеге булачак.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*