tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы инвалиды Ислам ага Шакиров безнең арабыздан китте
Бөек Ватан сугышы инвалиды Ислам ага Шакиров безнең арабыздан китте

Бөек Ватан сугышы инвалиды Ислам ага Шакиров безнең арабыздан китте

Үрнәк гамәлләр кылган Ислам ага Шакиров 94 яше тулырга бер ничә көн кала фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Алар хатыны Өммегөлсем ханым белән 67 ел бергә яшәгәннәр, тәүфыйклы балалар үстергәннәр. Оныклары алар сызган юлларын дәвам итә. Очрашуларда Ислам ага балаларыбызны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тырыштык, диеп әйтә торган булган.

Бала чакта ачлыгын-ялангачлыгын, ятимлеген татыган, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача үткән, яшь буынга тарих фәненнән белем биргән, мәктәп директоры вазыйфаларын башкарган Ислам аганың яшәү рәвешен үрнәк итеп алырлык. Аксакалыбыз исән чагында узган гомерләре турында китап язып калдыра.

Язмыш Шакировлар гаиләсен төрле илләргә тараткан. Бертуганнарның җыелу урыны Казан шәһәре булды. Вафатына берничә көн кала, абыйларын күрергә диеп, Кытайдан Дилбәр ханым белән Тимур әфәнде кайткан була. Мәрхүмнең җидесен үткәргәндә, алар истәлекләре белән уртаклаштылар. Ислам агага атап шигырьләр иҗат ителгән. Аларны Ислам аганың улы Дамир әфәнде җиткерде. Рөстәм хәзрәт Коръән сүрәләрен укыды. “Кеше китә – җыры кала”, – диеп юкка гына әйтмиләрдер. Ислам аганың теләге тормышта үз милләтеңнең лаеклы уллары һәм кызлары булып яшәүдән гыйбарәт булды. Очрашуларда һәрдаим әлегедәй фикерләрен җиткереп торды. Шакировлар гаиләсе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү ягъни Ислам ага исемендәге тәрбия мәктәбе булдыру мөһим. Изге гамәл Бөек Ватан сугышы инвалиды Ислам ага Шакировның исемен мәңгеләштерү булыр иде.

Бөтен татар дөньясы Ислам ага Шакиров гаиләсенең кайгысы белән уртаклаша. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*