tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Җиңү көнен каршылап
Бөек Җиңү көнен каршылап

Бөек Җиңү көнен каршылап

Ничә язлар үтсә дә , Бөек Ватан сугышын без онытмыйк. Быел Бөек Җиңүнең 75 нче язын каршылыйбыз. Сугыштан кайтмаганнарны искә алып,  исән сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп илебез башлыклары һәм  һәр гаилә  рәхмәтләрен белдереп  Бөек Җиңү  көнен каршы алырга әзерләнә. Россия Президенты  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын “Хәтер һәм дан елы”дип игълан итте.

Тубылда яшәүче Тагилбаевлар гаиләсе балалары һәм оныклары белән ел саен “Үлемсез полк” чарасында туганнарының фотосүрәтләрен күтәреп парадка  чыгулары, быел “Җиңү тәрәзәләре” акциясендә катнашулары турында сөйләделәр. Гаилә башлыгы Атыш абый Таигилбаевның әтисе Хәлиулла Айнулла улы да сугыш ветераны булган. Ул СССРның 65 нче армиясенең 982 нче артиллерия  полкында фашистларга каршы сугышларда катнаша. 1944 елда 1 нче Белорус фронтына кушыла һәм Берлингача җитә. Х.А.Тагилбаев  медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Рәхилә Тагилбаеваның кулында Рәхимҗан Сакир улы Айтняковның фотосүрәте. Р.С.Айтняков Рәхиләнең әтисенең бертуганы Вагай районы Коллар юртыда күп балалы гаиләдә туа. Ул фашистлар  белән барган бәрелешләрдә  Украина фронтында катнаша, 135 нче артиллерия полкында 297 укчы девизиясендәге сугышчы була. Р.С.Айтняков  1943 нче елның октябрь аенда  хәбәрсез югала.

Тагилбаевларның оныклары Даша Гончар Тубыл шәһәренең 10 нчы гимназиясендә 1 сыйныфта укый. Гаиләсенең тарихы белән кызыксынган кыз үзе дә, әти-әнисе дә, әби-бабасы да сугыш чорын күрмәгәннәр. Бөек Ватан сугышы турында ул китаплардан укып, әби-бабалары сөйләгәнне тыңлап, туган иленең патритоты булып үсә.  Аның кулында фотода әбисенең бабае – Чаппар Мөһәммәтвәли улы Аллашев. Хуҗайлан авылында туган  Ч.М.Аллашевка Бөек Ватан сугышы башланганда  41 яшь була. Гаиләсендә биш бала үсә. Чаппар Мөһәммәтвәли улы авылның  алтын куллы остасы була.Чаппар бабай турында язучы, сугыш ветераны  Я.К.Зәнкиев “Чаппар гармуны” дигән хикәя дә яза. Дашаның бабае сугыштан яраланып кайта. Аның гомере бик иртә өзелә. Авыр яралардан 1952 нче елны ул вафат була.

Безнең бабаларыбызның кылган батырлыкларын без хөрмәт һәм соклану хисләре белән искә алабыз.Илебез халкы авыр сынауларга бирешмәгәне дә безнең өчен горурлык. Бөек Җиңү көне халкыбыз күңелендә сакланган олы бәйрәм.  Бер гаиләне дә читләтеп узмаган дәһшәтле сугыш еллары  илебез халкының хәтеребездә сакланыр.

                                                                                                              Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*