enrutat
Баш бит / Тынгысыз тынычлык
Тынгысыз тынычлык

Тынгысыз тынычлык

1.Күп еллар элек…

Югалган эзләрне
Җил эзли
Сызгыра, үкерә.
Давыл купкан диләр;
Кем белә…
Тамырга үрелеп тын гына
Түбәндә югалган эзләрнең
Гәүдәсе су сорый
Иренеп тын гына.
Тынгысыз тынычлык
Коралсыз ирләрне
Сугышка чакыра.
Яшьлекне сатырга
Үгетли күпләрне.
Иртәгә сугыш ди.
Яктыра…
Яктыра.
Бер якта хыяллар,
Хыяллар, хыяллар,
Бары тик хыяллар
Утыра.
Әйдә киттек,
Җил чыккан урамга.
Соңгы кат куыйк та без аны,
Чакыра замана
Юлларга, иң олы юлларга.
Соңгы кат кочакла
Кадерле ярыңны,
Чит җирдә каршылау
Кыендыр
Көттергән таңыңны…

2.Командир саташа

-Командир,
Биеклек алынды,
Кызганыч, югалттык күпләрне.
-Бетсеннәр, югалтмыйк
Иң мөһим, күкләрне.
-Командир,
Иртәгә “яңалар”
Килергә тиешләр.
(пешмәгән бәлешләр)
-Килерләр, күрерләр,
Күлмәктә тусалар
Үлемнән көлерләр.
Ә бәлкем мәңгегә,
Кадерле,
Төшләрдә йөдәткән
Туган ил җиренә,
Сөйгән яр җиренә,
Хыяллар иленә
Китерләр…
Төн белән тын гына
Дошманнар шуыша.
Дошманга:
-Кем анда?
Тавыш юк.

Һавага таралды
Кайралган пычаклар
Күңелне кискәли исләре.
-Кем анда?
Бик әкрен иш(е)телде.
Кан исе,
Кан исе.
-Командир! Командир!
Командир юк инде…
Җил генә дошманнан
Дошманны аерып,
Бу төнне куарга маташа.
Табигать саташа.

3.Яңа заман.

Гудоклар
Өзек-өзек,

-Яңалар килделәр!..
Нишләргә?
Командир?!
Тавыш юк.
Түгелгән кан исе
Һавага үрелеп
Таң нурын сызырга
Маташа.
Табигать саташа.
Буыннар адаша.
Тынгысыз тынычлык
Сугышка чакыра.
Кирәксез сугышка
Кирәксез улларын
Тол итеп кызларын.
Кем белсен дөньяга
Ни  өчен туганын,
Нилектән сулганын.
Югалган эзләрне җил эзли,
Сызгыра, үкерә.
Саф җаннар
Өзелгән тәннәрдән сикерә.
Шул серле тынлыкны
Гудоклар җимерә.
— Командир! командир!
Бу сүзләр караңгы төннәрдә уятып
Сугышка чакыра.

Без монда, безне җир йотмады,
Дошманнар отмады.
Без җиңеп киттек бит
Шушымы безгә дан,
Түгелгән алсу кан,
Чәчелгән сөякләр,
Әллә бу бүләкләр?
-Командир! Командир!
Командир юк инде…
Ул үзе бер ятим,
Салкын җир кочаклый.
Кызарган мәйданны
Бары тик яңгырлар бит аклый,
Яңгырлар юалар,
Самолет артыннан самолет

 

Болытлар куалар.

4.Безнең көннәр

Тынгысыз тынычлык сугышка чакыра
Коръәнне яндырып,
Күкләргә талпына.
Таптарга чакыра дошманны,
Зиратын актарып
Ватырга үгетли
Кадерле ташларын.
Тынычлык коллары,
Дөньяны җимерә,
Сызгыра, үкерә.
Давыл купкан диләр,

Кем белә?
Зинданга ябылган
Коръәнле тынычлык
Тоз сорый, су сорый,
Рамазан аена.
Вәхшиләр көләләр,
Иртәгә сәбәп бар
Зур пәри туена.
Төн белән тын гына
Дошманнар шуыша
Дошманга.
Югалган юлларны
Җил эзли,
Тынычлык
Тынычлык сугыша

Тынлыкта..

*          *          *

Сугыш бара
Яралы күңелләр,
Яралы язмышлар,
Өстәлдә яталар.
Баш табиб, кайда син?
Йөрәккә туктаусыз аталар,
Саф җаннар авалар тузанга.
Ә заман томанда
Ал канын югалта.
Сугыш бара,
Үзе белән сугышырга

Сугыш бара.
Соңгы яугир булып,
Соңгы сулышында.
Калтырана туплар,
Һәм машина асларында
Изге яман уйлар,
Канга батырылып кыйналганнар.
Бу кылганнар изге гамәл түгел,
Кылынганнар безнең теләк түгел,
Без эт кебек буйсынучан гына.
Патша курчак уйный хыялында…
Яңгыр ява.
Томандагы ак мамыкны юа,
Замананың ал каныннан.
Безнең нәсел нинди ханнан килә,
Без нинди тамырдан?

Булат Ибраһим, Казан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*