tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөекбританиядә яшәүче татарлар Казандагы Дәрвиш бистәсе балалар йортына ярдәм иттеләр
Бөекбританиядә яшәүче татарлар Казандагы Дәрвиш бистәсе балалар йортына ярдәм иттеләр

Бөекбританиядә яшәүче татарлар Казандагы Дәрвиш бистәсе балалар йортына ярдәм иттеләр

Бөекбританиядә яшәүче татарлар 23 мартта уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә тупланган акчаны Татарстандагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырырга дип карар кылганнар иде. Ниһаять, әлеге акча дарулар рәвешендә Казанның Дәрвиш бистәсендәге балалар йортына барып иреште.

Шушы уңайдан Бөекбритания татарлары Ассоциациясе лидеры Рамил Миңнуллин Бөтендөнья татар конгрессына юлланган хатында шушы эшне башкарып чыккан кешеләргә һәм оешмаларга бу илдә яшәүче татарлар исеменнән рәхмәтләрен җиткерә: £864 = 52000 рубль күләмендә акча тупларга ярдәм иткән милләттәшләребезгә, килгән акчага дарулар алып кайтулары өчен Дәрвиш бистәсе балалар йорты-интернаты җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, балалар йорты-интернатыннан ясаган тапшыруы ТНВ-Планета телеканалына һәм аерым “Татарлар” тапшыруы җитәкче Раил Өметбаевка.

8 июньдә Лондонда 3 мәртәбә үтәчәк Сабантуй бәйрәме дә шушындый игелекле эш башкару өчен кулланылачак икән. “Зө-ләй-лә” триосы һәм җырчы Лилиана Газизова катнашлыгында үтәчәк бу бәйрәмгә керү билетлары £5 сатылачак. Бар тупланган акча Татарстандагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өчен җибәрәләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*