tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә мөхтәсибәт җыелышы узды
Бөгелмәдә мөхтәсибәт җыелышы узды

Бөгелмәдә мөхтәсибәт җыелышы узды

Бүген Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең җыелышы узды.

Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов, Бөгелмә муниципаль районы Советы Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Лиана Нуретдинова, Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук шәһәр һәм район имамнары катнашты.

Җыелыш Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибенең сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Рамил хәзрәт катнашучыларны агымдагы 2021 ел – Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар планы белән таныштырды. Аннары слайдлар ярдәмендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2020 елга еллык хисабы күрсәтелде.

Чара барышында имамнар 2020 елда үз мәхәлләләрендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Утырыш ахырында имамнар ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман гореф-гадәтләрен саклау һәм татар телен үстерү буенча эшчәнлеген югары бәяләде һәм мөхтәсибәт җыелышы исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллинның кандидатурасын киләсе срокка мөфти вазифасына, ә Җәлил хәзрәт Фазлыевны ТР Баш казые вазифасына тәкъдим иттеләр.

Әлеге җыелыш Коръән укып һәм дога кылып төгәлләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*