tatruen
Баш бит / Слайдер / Бөгелмәдә мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйды
Бөгелмәдә мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйды

Бөгелмәдә мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйды

Бу атнаның шимбәсендә, Рәҗәб аеның 16 нчы көнендә, Бөгелмәдә күптән көтеп алынган VII төбәкара «Зәйтүнә» дини җырлар фестивале үтте. Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәре Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залына ике йөздән артык сәләтле мөнәҗәтче җыелды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, проектның географиясе елдан-ел киңәя: үз осталыкларын Татарстанның Казан шәһәреннән, Бөгелмә, Нурлат, Баулы, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарыннан, шулай ук Башкорстан Республикасыннан башкаручылар килгән иде. Иң кечкенә катнашучыга 9, ә иң өлкәненә 81 яшь иде.

Конкурста катнашучыларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде: Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев, «Минбәр» татар дини театры җитәкчесе, “Болгар” радиосы милли премиясе лауреаты, “Нашиды для души” Бөтенроссия дини җырлар конкурсы лауреаты, “Манзара”, “Ягымлы яз” премиясе лауреаты, автор-башкаручы Ильяс Халиков һәм мөнәҗәт башкару буенча халыкара фестивальнең Гран-при иясе, халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Динар Шәймәрданов.

Моннан тыш, фестивальне Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Лениногорск имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин тамаша кылды. Кунакларны Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шулай ук Татар мәдәнияте үзәге директоры Флүрә Шәрипова кабул итте.
Чара традицион рәвештә Коръән уку белән башланып китте. Аннары Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Үз чыгышында ул халкыбызда мөнәҗәтләр башкару нигезендә зикер (Аллаһыны искә алу) ятуын билгеләп узды:

– Гасырлар дәвамында үз мөнәҗәтләре аша татар халкы Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән, – дип билгеләде Илфар хәзрәт. – Мөнәҗәтләр – ул безнең бәһасез мирасыбыз. Һичшиксез, мондый фестивальләр үткәрү матур традиция булып тора. Бу кирәк, чөнки мондый чаралар Аллаһыны искә төшерергә, тормышыбыз турында уйланырга һәм аңа башка яктан карарга этәрә.

Алга таба Илфар хәзрәт фестивальне оештыручыларга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатларын тапшырды.
Ярышлар ике номинациядә узды: «Соло» һәм «Ансамбль». «Соло» номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленделәр: кече (7-12 яшь), урта (13-17 яшь) һәм югары (18 яшьтән башлап). «Ансамбль» номинациясе ике төркемнән торды: кечкенә (мәктәп яшендәге балалар) һәм югары.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Соло” номинациясендә Бөгелмә, Нурлат, Яңа Чишмә, Габдрахман авылы, Лениногорск районы, Казан шәһәреннән катнашучылар җиңү яулады. «Ансамбль» номинациясендә призлы урыннарны “Илһам” (Нурлат), “Энҗеләр” (Нурлат), “Рисалә” (Яңа Чишмә), “Хәзинә” (Туймазы), “Инсаният” (Баулы) коллективлары яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, барлык катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*