tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак
Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак

Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак

21 һәм 22 февральдә Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак. Бу хакта «Коръән нуры» хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар ике номинациядә белемнәрен сыный ала: «Изге Коръән текстын дөрес уку» һәм «Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү». Бәйге БДБ илләрендә игълан ителгән Китап елына багышланган.

Чарада төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар көтә. Барлык катнашучыларга да оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырырга планлаштыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*