tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Мәүлид кичәсе үтте
Болгарда Мәүлид кичәсе үтте

Болгарда Мәүлид кичәсе үтте

12 гыйнварда Болгарда “Ак мәчет”тә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте.

Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, хәзер ата-бабаларыбыздан калган китапларны яңартып, халыкка Мәүлидне ничек бәйрәм итәргә кирәклеген өйрәтәләр. “Мәүлид ни өчен Болгарда уза?” дигән сорауга җавап биреп, мөфти Болгарның уртак фикергә килү урыны булуын билгеләп үтте.

Бүген Болгарда узган тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, бөтен Россиядән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чара Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. 2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. “Мәүлид” сүзе гарәпчәдән “туу” , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12 нче гыйнвардан 13енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган. Болгарда уза торган чара Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чараларыннан санала. Анда җитәкчеләр, төрле төбәк мөфтиләре бәйрәм белән тәбрикләде, дин әһелләре догалар укыды, салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкарды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмгә җыелучыларны ислам сәламе белән сәламләп, Мәүлид белән котлады. Ул ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу зарурлыгын билгеләп үтте. “Бүгенге бәйрәм динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә эш алып барылуын күрсәтә. Республикада зур уңышларга ирешәбез, әмма бер икътисад белән генә булмый. Әгәр без милләтебезне, динебезне сакламасак, безнең киләчәгебез юк”, – диде Президент, Мәүлидкә килүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдереп. Ул шулай ук бәйрәмгә кадәр узган киңәшмәдә Болгарны бөтен Россия мөселманнары һәм кунаклар өчен тагын да кызыклы итү зарурлыгы турында фикерләшүләрен белдерде.

Минтимер Шәймиев исә, Болгарда алып барылган эшләр нәтиҗәсендә, бүген “Ак мәчет”тә Мәүлид бәйрәмен уздыруның мөмкин булуын билгеләп үтте. Мөхәммәд пәйгамбәрнең мөселманнар өчен изге шәхес булуын белдерде.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин бүген олы көн булуын – бөтен дөньяны шатландыру өчен җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне булуын билгеләп үтте. Мәүлидне инде 1425 ел дәвамында бәйрәм итүләрен белдерде. “Бездә бу көнне бәйрәм итикме-юкмы дигән сорау юк. Чөнки Аллаһ илчеләрендә гөнаһ юк. Шул үрнәк белән мөселманнар һидаятькә ирешкәннән бирле, аны хөрмәтлибез” – диде ул, мөселманнарга бергә, бердәм яшәү зарурлыгын искәртеп.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз чыгышында бердәм булу зарурлыгына басым ясады. Бердәм булып, Болгарга Мәүлидкә җыелуларын искәртте. Алга таба да шулай булуын теләп калды.

Россия мөфтиләре советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Мәүлидкә җыелучыларга җитәкчеләре Равил Гайнетдиннең котлавын җиткерде. “Без – мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез. Хәнәфи мәзһәбе буенча бөтен ай буена Мөхәммәд Пәйгамбәрнең изге эшләре турында сөйләнелә, Мәүлидләр укытыла, салаватлар әйтелә. Бу бәрәкәтле көннәр барыбызга да тынычлык, иминлек сорыйбыз”, – диде урынбасар.

Римма Гатина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*