tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Мәүлид кичәсен бәйрәм итәләр
Болгарда Мәүлид кичәсен бәйрәм итәләр

Болгарда Мәүлид кичәсен бәйрәм итәләр

Болгар шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) туган көне уңаеннан “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме тантанасы башланды. Бәйрәм гадәттәгечә изге Коръән аятләре һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның догасы белән ачылды.
Мәүлид тантаналары Болгар җирендә Татарстан Диния нәзарәте ярдәмендә бишенче тапкыр уза.

Бәйрәм чарасы, традицион рәвештә, Коръән аятьләре укудан башланды. Шуннан соң сүз Васил Шәйхразиевка бирелде. Ул катнашучыларны, кунакларны Татарстан җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде.

«Без бүген кабат ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге җир – Болгарда  Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге җыен – безнең өчен зур горурлык та, өмет тә» – диде ул. Ул хәзерге көндә республикада мең ярым мәчет эшләвен, анда имамнарның халыкка хезмәт күрсәтүен искәртте. Ул яшьләрнең дин өлкәсендә эшләргә теләк белдерүләрен билгеләп, бүген Татарстанда дини белем алу өчен көллият, мәдрәсәләр, университет һәм хәтта академия дә булуына игътибар юнәлтте.

Васил Шәйхразиев 2018 елның Татарстанда бөек татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителүен искәртеп, иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәрҗанигә һәйкәл ачу тантанасы булачагын әйтте.

Сәләмләү сүзләрен шулай ук Татарстанның Спас муниципаль берәмлеге башлыгы Камил Нугаев, Болгар Ислам академиясе мөгаллиме Габдеррәззак Сәгъди җиткерде. Кунаклар арасында Татарстан Республика Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Дәгыстан Республикасы мөфтие урынбасары Əхмәт хаҗи Кахаев, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә вәкилләре бар.
Бәйрәм программасын Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып бара. Программада Заур Салихов, Илгиз Шәйхразиев һәм “Саф” ансамбле башкаруында нәшидләр, касыйдалар һәм бәетләр яңгырый. Болгар Ислам академиясендә барлыгы 300 кеше Мәүлид хөрмәтенә җыелган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*