tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла
Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла

Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы”  дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Әлеге конференция Татар дин галимнәре елы кысаларында «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнаша.

Фәнни-гамәли сөйләшүдә дин, фән әһелләренең чыгышлары, яңа китаплар тәкъдим итү көтелә. Имамнар өчен оештырылган алты айлык “Изге Коръәнне дөрес уку” һөнәри әзерлек курсын рәсми рәвештә ачу ниятләнелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*